#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәрем – яшәү рәвешем

последние и лучшие новости искусства в мире

2-7Шәһәр күләмендә узган “Иң булган мәдәният хезмәткәре” исеменә Айгөл Вадим кызы Моратова лаек булды. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан Айгөл Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә 8 нче ел эшли. Ул шәһәр күләмендә төрле мәдәни чараларны оештыручы да, матур тавышлы җырчы да, талантлы биюче дә. Бәйгедә үзенең сәләтен тәкъдим итеп, оста сценарий язып җиңү яулаган Айгөл Вадим кызы мәктәп яшендәге балаларны биергә дә өйрәтә. Үзенең иҗади хезмәте турында: ”Себер-татар мәдәният үзәгендә сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Без оештырган мәдәни чараларда төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре, үзешчән артистлар катнашалар.

Татар үзәгенә шәһәр халкы ял итәргә, рухи азык алырга киләләр. Абруйлы жюри әгъзаларына минем заманча төзелгән сценарий, күпмилләтле шәһәребездә яшәүче халыкларның мәдәнияте кертелгәне ошады. Еллар буе тәҗрибә белән уртаклашып хезмәт иткәндә күп нәрсәгә өйрәнәсең. Мәдәният өлкәсендә үз эшләрен яратып башкаручылар өчен һөнәрләре – яшәү рәвешенә әйләнә. Минем дә тормышым татар мәдәнияте белән алга барганына шатмын. Җиңү дипломына лаек булганыма, уңышларга ирешүемдә коллективыбызның, җитәкчебез Гөлсинә Ташкееваның да өлеше зур”, - диде ул.

Айгөл кечкенә вакытыннан җырларга, биергә ярата, музыка мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлап, шәһәрнең А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжында укый, аннары югары белемне Чиләбе мәдәният институтында ала. Ул Тубыл шәһәрендә эшләүче остазы, талантлы хореограф Мөнәвәрә Андрущикны җылы сүзләр белән искә ала. Тормышта үз урынын тапкан, илһамланып иҗади хезмәт иткән Айгөл Вадим кызына, аның коллективына киләчәктә дә уңышлар, тамашачыларның күңелләрен җылытырлык, файдалы, эчтәлекле, күңелле чаралар үткәрүләрен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836