Материалы

“Науколяндия”нең өченче сменасы

последние и лучшие новости искусства в мире

35-5Җәен Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбе каршында 3 смена “Науколяндия” дигән балаларны сәламәтләндерү лагере эшләде. Без өченче смена начальнигы Наталья Иваненкодан соңгы смена турында сораштык.

- 26 июльдә 3 нче смена старт алды. Беренче көнне балалар бер-берләре, вожатыйлары белән таныштылар. Отряд почмаклары, рәсемнәр ясадылар, речевкалар, “кричалка”лар өйрәнделәр. Бу көнне мәктәптә беренче тапкыр Олимпия уеннары башланды. Дартс буенча турнир оештырылды, җиңүчеләрне көн азагында бүләкләделәр.

Һәр көнне ялның ничек узганы турында мәгълүматларны интернетта мәктәпнең официаль битенә биреп бардык. Мәсәлән, лагерь сменасының икенче көне кызыклы музыкаль зарядкадан башланды. Иртәнге ашны ашаганнан соң, түгәрәкләрдә эшләр көч алды. Спорт түгәрәгендә самокатларда йорү булды. Отрядта иң җитез өч егет сайланды. Театр түгәрәгендә балалар үзләрен пародиячеләр ролендә сынап карадылар. Музыка түгәрәгендә “Көйне тап” конкурсы узды. Көн азагында сабыйлар лаеклы жетоннар алдылар.

Көннәр үтә торды. Программа бик бай булды: уеннар уйнатылды, спорт ярышлары оештырылды, дискотекалар уздырылды. Кондитер лаборатория булды. Ике кондитер бер сәгать буена мастер-класс үткәрде. Белгечләр йорт шартларында конфет ясарга өйрәттеләр һәм башкасы.

Менә лагерь сменасының күңелле сәяхәте ахырына якынлашты. Соңгы көндә балалар, гадәттәгечә, уйнадылар, фильм карарга да өлгерделәр. Төшке аштан соң смена ябылу хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.

Яңа уку елында шатланып күрешергә язсын. Мәктәп директорына, тәрбиячеләргә, вожатыйларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт, - дип сөйләде Наталья Александровна.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума