#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ни өчен үзеңә кул салдың?

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел Төмән шәһәре янындагы авылда 16 яшьлек бер малай асылынып үлде. Әгәр дә күрмәгән-белмәгән кеше булса, ишетәсең дә, шундук онытыла да. Ә бит бик еш яшьләр арасында үзләренә кул салучылар күбәйде.

Әлеге малай минем оныкның дусты булып чыкты. Барлык дуслары, бөтен мәктәп, ярты авыл малайны соңгы юлга озатырга чыктылар. Әгәр дә оныгым телефоннан видео язманы миңа күрсәтмәгән булса, мин дә инде оныткан булыр идем. Шул көннән бирле күңелдә тынычлык бетте, һаман да күз алдында шул малай басып тора. Ул шундый шат күңелле, матур. Әнисен данлап-зурлап: “Мин сиңа чәчәк бәйләме бүләк итәм”, - дип шигырь сөйләп китеп бара. Тыңлаулы-тәртипле малай булган, әнисенә йорт эшләрендә булышып торган. Әлбәттә, әнисе белән әтисенә иң авыры, ничек кенә түзделәр икән! Андый кайгыны беркемгә дә Ходай күрсәтмәсен дибез, әмма дөньялыкта киресе.

Ике-өч көн элек уналты яшен тутырган гына малайга нәрсә җитмәгән, нәрсә аңа үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткән? Әти-әнисе бар, гаиләдә бер генә малай түгел, җитеш яшәгәннәр.

Авыл халкы әйтүенчә, малай кечкенәдән бик тырыш булган. Көтүгә сыерны иртә белән үзе куып, озата барган.

Аннары үсә төшкәч, велосипедның әрҗәсенә кечкенә сеңлесен утыртып, елгага балык тотарга еш кына йөргән. Күрәсең, әниләре эшкә киткәндә малайга эшләр кушып калдырганнар, шулай ук сеңлесен дә карарга тиеш булган.

Ә ул янәсе ике куян койрыгын тота, балыклы да була, сеңлесен дә карый. Әй, малай, малай, яшьлегең чәчәк атар-атмас, салкын җир куенына кереп ятарга нәрсә мәҗбүр итте? Асылыныр алдыннан хат язгансың – “бәхетсез мәхәббәт” дип, янәсе сөйгән кызың икенче егет белән йөреп киткән. Сине ташлап, икенчегә караган икән, димәк ул ышанычсыз кыз. Андыйдан котылганыңа шатланырга гына кирәк иде. Эй, балакай, синең чәчәк кенә атып килгән гомереңдә әле нинди генә кызлар, нинди генә сөюләр булмас иде! Нәрсәгә ирештең? Син юк, син теге дөньяда? Дини язмаларда да “Үзеңә кул салу зур гөнаһ!” диелгән.

Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны амәнәт итеп бирде. Амәнәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Кеше Аллаһы биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Ни өчен кеше үз-үзен үтерергә дип карар кыла? Нәрсә аны моңа этәрә? Беренче чиратта кешенең төшенкелеккә бирелүе. Моннан соң аның бу дөньяда яшисе килми башлый. Ислам дине күзлегеннән караганда, төшенкелеккә шайтан котыртуы аркасында бирелә. Ул: “Синең хәзер бер кемгә кирәгең юк, сине бер кем дә яратмый, синең өчен бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады”ди. Ә чынлыкта кеше үз-үзен үтереп тагын да куркынычрак һәм катырак газапка дучар була. Андый кешегә җеназа намазы укылмый, мөселман зиратына җирләмиләр иде. Хәзер ничектер? Гомумән, мондый коточкыч хәлләр дини гаиләләрдә булмый, чөнки ул гаиләдә бала кечкенәдән өйрәтелеп үсә һәм намазын укыган кешегә шайтан якын да килә алмый. Шайтан дигән сүздән чыгып, моны дәлиллисем килеп бер булган хәл турында язам. 2-3 яшь хатын-кызлардан ишеткәнем бар. Шайтан аларга асылын-асылын дип колакларына әйтеп тора, хәтта асылынасы бауны да үзе күрсәтә. Тегеләр бу коткыдан ниндидер могҗиза белән генә исән кала алганнар. Берсе йортын ташлап авылдан киткән һәм аңа Коръән сүрәләрен укып, икенчесе бер бабайга барып ниндидер догалар белән дәваланган. Алар хәзер исәннәр һәм үзләре бу хәлләрне сөйлиләр.

Психотерапевтлар әйтүенә колак салсак: “Дөньяда 900 мең кеше үзен үтерү юлы белән дөньядан китә. Ә чынлыкта, үзен үтерергә теләгән, әмма, ниндидер сәбәпләр белән, исән калганнар 10 тапкыр күбрәк икән. Ләкин алар арасында да анык кына бер фикергә килеп төп сәбәбен күрсәтә, аңлата алучы юк. Миңа дисә дингә, бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә сыенырга кирәк һәм гаиләләрдә балаларның психикасын ныгытып, күп аңлатма эшләре алып барырга кирәк. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз һәм аларны саклагыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836