Материалы

Нинди һөнәр сайларга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бердәм дәүләт имтиханнары артта калып, кулларга таныклык алгач, һәр укучыны бер мәсьәлә борчый. Кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә? Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, җитди мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт-мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук хезмәт базарының ихтыяҗын да искә алу мөһим. Шуннан чыгып без сезгә берничә һөнәр турында аңлатма биреп үтәбез.

Программист – компьютер артында ашый, йоклый. Алар үз эшләренең фанатлары, иң кирәкле профессия кешеләре. Бу кадрларны күбрәк Көнбатыш үзенә тарта. Шуңа да, Россиянең хезмәт базарының да, чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм диплом алган яшьләргә тәкъдим итәрлек урыннары булырга тиеш. Чөнки алар безгә компьютер өлкәсендә юл салучылар, юл ачучылар.

Секретарь–референт - предприятие, оешмаларда, шәхси җитәкче, эшмәкәрләрнең рәсми кәгазьләрен, документларын тәртиптә тотып, алып баручы. Ул җыелыш протоколлары, приказлар, эш кәгазьләре белән эш итүче. Секретарь– референт – офис эшчесе, ниндидер сораулар буенча эш алып баручы, консультация бирүче дә.

Инженер–технолог – ул хезмәт процессында төрле технологияләрне, продукциянең составын, аның стандартларга туры килүен тикшереп, бәя бирүче. Ул башкалардан үзенең оештыра белү сәләте, мөстәкыйльлеге, тәртибе, алдан күрә белү, фикер йөртү, математика фәнен яхшы белүе белән аерылып тора.

Бухгалтер – бу һөнәр хәзерге заманда иң кирәклесе. Бухгалтер учетыннан башка бер генә илнең, гомумән, дөньяның икътисады да яши алмый. Хәтта кечкенә генә кибеттә дә бухгалтер кирәк. Хәзерге вакытта бу һөнәр иң танылган профессия дип санала

Дизайнер – ул матурлык тудыручы. Сәнгати–технологик эшчәнлек белән дизайн өлкәсендә шөгыльләнүче. Күп төрләре бар бу профессиянең: архитектура дизайны, кием дизайны, аксессуар дизайны, ландшафт дизайны һ.б.

Менеджер - үз эшен белүче, башкаларга җиткерү сәләтенә ия булучы, оештыру осталыгы булган, үз фикерен кешегә үтәрлек җиткерә алган кеше. Менеджмент – производство һәм оешма белән идарә итү ул. Менеджерга идарә итүче булып күтәрелү өчен 10 ел вакыт кирәк. Бик зур сәләт сорый торган профессияләрнең берсе ул менеджер.

Юрист – аның эше дөреслек өчен көрәшү. Ул бары тик законга нигезләнергә, халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Ә законны дөрес итеп куллану аның үзеннән, белеменнән, законнарны белүеннән тора.

“Һөнәрем - минем язмышым”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума