Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Очраштыра, таныштыра, кавыштыры Аулак өй

последние и лучшие новости искусства в мире

9-19Гашыйклар көненә туры китереп Төмән татар мәдәният үзәгендә “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” оешмасы һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында ата-бабаларыбыздан килгән йола «Аулак өй» танышу кичәсе үткәрелде. Күңелле утырышны “Аккош” ансамбле кызлары матур биюләре белән башлап җибәрделәр. Шул арада Әбүзәр Миннебаев гармунында халык көйләрен уйный-уйный егетләрне ияртеп залга килеп керде. Кызлар кунакларны сөенеп каршылап, йөгерә-йөгерә табын әзерләргә керештеләр. Яшьләр оешмасы рәисе Сәет Тусмөхәммәтов һәркемне җылы сәламләп, “Аулак өй”нең тарихына, максатына тукталып, күңелле ял итәргә чакырды. Әбүзәр Хәйдәр улы чара барышында кулыннан гармунын төшермәде, ул әле төрле уен коралларында татар көйләрен башкарып яшьләрнең уен коралларының исемнәрен белүләрен тикшерде.

Кызлар, егетләр бик теләп “Йөзек салышу”, “Парлашып урамга чыгу”, “Түбәтәй” кебек киң таралган уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Аларга ял биреп Альбина Таймасова, Диана Бакирова матур җырлар бүләк иттеләр, Ирина Хәбибрахманова аккордеонда дәртле көйләр сыздырды. Игътибар үзәгеннән бәйрәм кунагы – Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбле администраторы Роберт Хәмидуллин да читтә булмады. Аңа сүз бирелгәч, ул төмәнлеләрнең кунакчыллыгына басым ясап, апрель аенда “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында узачак яңа концерт программаларын карарга чакырды һәм тамашачыларга бүләккә “Аучы бию”ен башкарды. Кичә ахырында яшьләр бергәләшеп татар җырларын җырладылар, парлашып биеделәр дә.

Милли рухлы әлеге чарадан кәефләр күтәрелеп, соңгы елларда яшьләребезнең туган телебездә горур сөйләшүләренә сокланып, күңелдә мондый чаралар еш үткәрелсә, яшьләребез тагы да тыгызрак аралашырлар, дуслашырлар, үзләренә пар табып, гаиләләр коргач, милләт җанлы балалар үстерерләр, дигән өмет чаткысы барлыкка килде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836