Материалы

Очрашулардан илһам алыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

8-9Тубылда уңышлы, иҗади эзләнүчән студентлар арасында Ләйсән Ниязова күпкырлы сәләтле, милли җанлы яшь белгеч тә. Әле күптән түгел ул бөтен күңелен биреп “Себер иле” тапшыруын алып барды, зур сәхнәләрдә үзен танытты. Бүген шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны сәхнәгә куючы ул. Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә укыганда сәнгатьле шигырь сөйләп шәһәр, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә гел беренче, икенче урыннарны яулаган сәләтле кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл педагогия институтына укырга керә. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен укып, мәдәни чараларны оста алып баручы Ләйсәнебез тамашачыларның мәхәббәтен яулый.

Табигать һәм экология белән кызыкcынган кыз мәктәптә, югары уку йортында да яхшы укый. Олимпиада, конференцияләрдә катнаша. Шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә узган “Очрашу күпере” әдәби кичәсен алып баручы һәм сәхнәгә куючысы да Ләйсән Ниязова. Чарада өлкән яшьтәге тамашачыларны, мәктәп укучыларын җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның яңа чыккан “Сораулар борчыйлар” китабы белән таныштырдылар. Бу якташларыбыз һәм татар дөньясы өчен шатлыклы вакыйга. Әдәби кичәдә катнашкан ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Мәдинә Уразмәтова: ”Иҗади кичәдә төрле яшьтәге тамашачылар булды. Сәхнәдән шагыйрәнең шигырьләрен сөйләгән Руслан Нагипов, оныгы Эмилия Абайдуллина, ветеран укытучы Алсу Хәлитованың, җырчыларның чыгышлары урынлы иде. 16 китап авторы - Галия Абайдуллинаның мавыктыргыч сөйләве, Ләйсән Ниязованың матур, йомшак тавышы әдәби кичәне баетты, бизәде. Яшь буын җирле авторларыбызны белеп, танып үссеннәр, себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрь-шагыйрәләребез иҗатына багышланган әдәби кичәләр киләчәктә дә дәвам итсен иде», - диде.

Сөйкемле, талантлы, ягымлы яшь белгеч - Ләйсәнебезгә эчтәлекле, кызыклы- файдалы кичәләр оештыруын дәвам итәргә язсын дигән теләкләр юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума