Материалы

Офис куркынычы

последние и лучшие новости искусства в мире

Физик хезмәт башкаручылар көн дәвамында офиста утыручыларга көнләшеп карый. Юкка кызыгасыз, белгечләр, офиста эшләү сәламәтлек өчен куркынычрак, дигән нәтиҗәгә килгән.

Бөекбритания галимнәре раславынча, офистагы эш депрессия куркынычын арттыра. Ярты елдан ук артык авырлык җыела башлый.

Утырып эшләүчеләрне иң борчыган проблемалар: күз күреме начарлану, умырткалык, муен, бил сызлау. Биш елдан тромбоз, атеросклероз, геморрой куркынычы, ун елдан - гастрит, икенче типтагы шикәр диабеты куркынычы арта.

Бәйлелек нинди була?

Үзеңне кемгәдер бурычлы санау - бәйлелек, ди психологлар. Һәм аракыга, тәмәкегә бәйлелек кебек үк, рәхәт булмаган халәт. Кешегә бәйлелекнең берничә төрен билгелиләр икән.

Эмоциональ бәйлелек. Мәсәлән: “Мине яратасыңмы, чынлапмы?” - дип ирен аптыраткан хатыннар бар.

Интеллектуаль бәйлелек. Танышларыгыз арасында кешедән киңәш сорарга яратучылар бармы?

Ике кеше арасындагы бәйлелек. “Аны ташлый алмыйм”, “Юк, ул мине калдырып китә алмый” кебек ялгыш инанулар озак азапларга мөмкин.

Бәйлелек тойган кешеләр үзләрен яратмый һәм үз мәнфәгатен онытып, башкаларга ярдәмгә һәрвакыт әзер тора. Әмма кеше бәйлелеккә түгел, иреккә омтылырга тиеш, ди белгечләр. Аның яхшылыгы да ирекле кылынса әйбәтрәк.

“Ирек мәйданы”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума