#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оксфорд стипендиатлары Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

Оксфорд Россия фонды стипендиатлары арасында безнең якташларыбыз да бар! Төмән дәүләт университеты Тубыл филиалының филология факультетының 5 нче курс студентлары Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова мондый стипендиягә лаек булдылар. Быел Төмән дәүләт университетының 33 студенты Оксфорд стипендиясен алачаклар. Җитәкчеләре - филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллинаны уңышлары белән котлыйбыз.

Сәрия Кәбирова шатлыклы хәбәр белән уртаклашып: ”Ел дәвамында җитәкчебез Гүзәл Җәгъфәр кызы белән татар теле һәм әдәбиятына, мәдәниятенә кагылышлы төрле чараларда катнаштык. Быел карантин булу сәбәпле, күп чаралар онлайн форматта узды. Татар теле һәм әдәбияты буенча вебинарлар, онлайн семинарларда, “Булат Сөләймановның иҗаты - Себер җиренең байлыгы” темасына узган түгәрәк өстәлдә катнаштык. Рус теле һәм әдәбияты юнәлешен өйрәнсәк тә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне белү, өйрәнү, популярлаштыру өчен төрле мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Казанда уздырылган “Татар яшьләре көннәре”ндә катнаштык. Бу форумда быел да татар телен саклау һәм үстерү буенча сораулар күтәрелде”, - дип сөйләде. Оксфорд стипендиясен алырга тырыш, максатчан Россия студентларының да мөмкинлекләре бар. Студентларның югары өлгереше, шулай ук фәнни һәм иҗтимагый активлыгы расланган очракта, узган бәйгедә җиңүчеләр уку елы дәвамында ай саен 8000 сум стипендия алалар. Стипендия фондыннан бәйгедә катнашып җиңүче бакалавриат белем бирү программалары һәм магистратураның белем бирү программалары буенча укучы студентлар һәм партнер университетларда беренче ел аспирантураларда бакалавриат программалары буенча белем алучылар, 3-5 нче курс студентларына стипендия билгеләнә.

Бүгенге көндә тырышып укыган, иҗтимагый тормышка үз көчләрен кертергә тырышкан, рухи мирасыбызны саклауда өлеш керткән, бәйгедә җиңү яулаган Тубыл студентларына котлауларыбызны юллыйбыз. Мондый зур җиңүгә үзең генә әзерләнеп ирешеп булмас иде. Һәр уңыш студентларның тырышлыгыннан тыш укытучыларның, җитәкчеләрнең зур хезмәт куйганын күрсәтә. Студентларының сәләтен ачу өчен көч куйган җитәкчеләре, филология фәннәре докторы Гүзәл Җәгъфәр кызына, актив, җаваплы, тормышка позитив карашлы яшьләребезгә киләчәктә дә яңа үрләр яуларга язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836