#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Олег Кошевой һәм аның батырлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәзерге яшьләр Бөек Ватан сугышы каһарманнарын белмиләр диярлек. Әгәр белсәләр дә, батырлык бөтенләй булмаган дип фикерләүче төрле “фаш итүчеләргә” ышаналар. Яшь гвардияченең язмышы чынында ничек килеп чыккан?

Шәһәрдә берничә яшьләр төркемнәре барлыкка килгәндә, немецларның Краснодонны оккупациягә алуларына бер ай да үтмәгән була. Коммунистларның яшерен идән асты оешмасы эшли, анда фашист тоткыныннан качкан Кызыл армия солдатлары теркәлә. Шуларның берсе артиллерия лейтенанты Иван Туркенич була. Идән асты җитәкчелеге аңа таралган яшьләр төркемнәрен бер оешмага берләштерергә йөкләмә бирә. Туркенич барлык төркемнәрнең лидерларын таба диярлек. Аларның берсе – 16 яшьлек комсомолец Олег Кошевой була.

Сәләтле һәм спорт яратучы

Кошевойны шәхес буларак совет кешеләре Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романыннан, Сергей Герасимовның фильмыннан беләләр. Чынбарлыкта аның язмышы башкачарак була.

Ул Василий һәм Елена Кошевойлар гаиләсендә 1926 елның 8 июнендә Чернигово янындагы Прилуки шәһәрчегендә туа. Заманына карап, чыгышы көнләшерлек булмый: әтисе – борынгы гетман-казак токымы дәвамчысы, әнисе дворян тамырыннан. 1932 елны шушы пар аерыла. Олег әтисе белән Антрацит шәһәрендә кала. Кайсы вакытта яңадан кияүгә чыккан әнисе аны үзе янына алып кайта. 1939 елны үги атасы Илья Кашук авырып үлә, малай бик кайгыра. Соңыннан идән астында эшләгәндә Кашук псевдонимын ала. Әнисе Елена Краснодонга күченә. Тиздән Олегның әтисен сугышка алалар, әнисе малайны үзе янына кайтара.

Яңа урында Олег яшьтәшләре арасында зур абруй казана. Физик яктан нык, акыллы, феноменаль хәтерле була. Ул бөтен әйбер белән кызыксына. Ату буенча “Ворошилов укчысы” нормативын үти, җирле пляжда коткаручыларга булыша.

Сугыш башлангач, мәктәп газетасы редакторы Кошевой анда Кызыл армия сугышчыларының батырлыкларын яктырта. Кичләрен госпитальдә яралыларга булыша. Алар өчен “Крокодил” дигән сатирик газета чыгара. Анда гитлерчылардан көлә, фронттан хәбәрләр яза.

Күзгә күренмәс фронт геройлары

1942 елның июнендә Олег эвакуацияләнергә тиеш була, ләкин өлгерми, ә августта Краснодонга немецлар керә. Бер айдан соң шәһәр шок кичерә: җәзалаучылар паркта 32 коммунистны тереләй күмәләр. Яшьләр өчен шушы җәберләү каршылык күрсәтү төркемнәрен төзү өчен сәбәп була.

Олег мәктәптәге иптәшләреннән төркем җыя, ә 1942 елның сентябрендә аны Туркенич таба һәм “Яшь гвардия” составына керергә тәкъдим ясый.

Соңыннан алар “гвардия” штабын сайлыйлар. Монда төркем командирлары, активистлар керә: Георгий Арутюнянц, Иван Земнухов, Олег Кошевой, Василий Левашов, Сергей Тюленин, соңыннан – Ульяна Громова һәм Любовь Шевцова.

Яшь гвардиячеләрнең барчасы да диярлек комсомолда тора, ә кем сугышкача теркәлергә өлгермәгән, “гвардия”дә керә. Болар сугышны листовкалар бастырудан башлыйлар, аларда оккупациядәге халыкка фронттагы реаль хәлләр, дошманны тиздән җиңү турында хәбәр ителә. Моннан тыш берничә уңышлы диверсия ясыйлар. Октябрь революциясенең 25 еллыгын яшь гвардиячеләр үзенчәлекле ысул белән каршылыйлар: фашистлар басып алган шәһәрдә сигез кызыл тукыма элеп чыгалар. Иң биек биналарга беркетәләр, кешеләр күрсеннәр: илебез яши! Бер айдан соң хезмәт биржасын ягалар, анда фашистлар Германиягә озатачак җирле халыкның исемлеге сакланган була. Ә яңа 1943 ел алдыннан солдатларга раштуа бүләкләре төялгән вермахтның әрҗәле машинасын тартып алалар. Көрәшнең апофеозы булып Краснодонда кораллы восстание планлаштырыла, чөнки Кызыл армия частьләре якынлаша. Әмма шушы мизгелдә фаш ителәләр: немецлар идән астында эшләүчеләрне бер-бер артлы кулга алалар. “Яшь гвардия” штабы оешманы вакытлыча таратырга, әгъзаларына шәһәрдән качарга карар чыгара.

Комиссар башка

Фадеевның китабы буенча “Яшь гвардия” командиры Иван Туркенич була, комиссар – Олег Кошевой. Чынында, документлар белән расланган: оешманың комиссары 18 яшьлек Виктор Третьякевич (ә Кошевой – комсоргтыр) булган. Өстәвенә, Фадеев Третьякевичны сатлык җан Стахович кыяфәтендә күрсәткән. Язучы иҗатында сәнгати уйлап чыгару бар дип дәлилләсә дә, күпләр өчен Третьякевичның фигурасы мәңгегә сатлык җан гәүдәләнеше (олицетворение) булып калды. Моның сәбәбе булып бер полицайның күрсәткечләре тора. Ул, Третьякевич җәзалаулардан түзә алмыйча барчасын сата, ди. 1959 елны гына Краснодон полициясенең тикшерүчесе булган Василий Подтынныйны кулга алалар. Ул бу мәгълүматлар дөрес түгел дип исбат итә. “Третьякевич нык җәзалаганда да һичкемне сатмый”, - ди ул. Менә шахтадан Викторның мәетен алганнан соң экспертиза язуыннан өзек: “Битсез, кара-зәңгәр билле, чәрдәкләнеп беткән куллар белән тартып чыгарылды. Мәеттә ук эзе юк, егетне шурфка тереләй ыргытканнар...”

Әлбәттә, 1946 елда Фадеев боларны белә алмаган. Материалны җыйганда ул Олег Кошевойның әнисендә яшәгән. Кичәге мәктәп баласы Олег үч алу акциясен үтәгәндә көн саен гомерен куркыныч астына куя. 1943 елның башында кулга алулар башлангач, Кошевой фронтны өзеп Кызыл армия частьләренә чыгарга уйлый. Омтылыш барып чыкмый, 11 январьда Краснодонга кайта. Икенче көнне егет тагын фронт якка юл ала. Картушино станциясендә аңа полицайлар эндәшәләр. Олег качмакчы була, ләкин куып тоталар. Кыйнап тентү ясыйлар, киеменең эчлегендә комсомол билеты һәм ВЛКСМның берничә чиста бланкын табалар. Иң мөһиме, янында пистолеты була. Партизан яисә идән астында эшләүче икәнлеген дәлилләүче башка берни кирәкми.

Ровеньки шәһәре жандармериясе хезмәткәре Отто-Август Древитцадан сорау алу протоколыннан: “1943 елның азагында әсиргә төшкән совет гражданнарын газаплап үтерүгә әзерләнү турында приказ алдым. Ишегалдында 9 тоткынны саклаучы полицейскийларны күрдем, әсирләр арасында танылган Олег Кошевой да бар иде. Фромме әмере буенча әсирләрне шәһәр паркына алып килдек. Алдан әзерләнгән зур чокыр янына китереп аттык. Кошевой тере иде, мин янына килеп башына төзәп аттым”.

1943 елның сентябрендә Олег Кошевойга үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Дарья. Биография”.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836