Өлкә батыры

последние и лучшие новости искусства в мире

14 декабрьдә Түбән Тәүде авылының «Агротехнологик колледж» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесендә Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында шәхси батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Кыскыркүл егете Рөстәм Дәүләтшинга «Суворов» медален тапшырдылар.

Рөстәм Наил улы шушы уку йортын тәмамлаган. Тантаналы шартларда колледж укытучылары, укучылары, кадетлар, туганнар, дуслар алдында якташыбызга е Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү районнары хәрби комиссары Алексей Музалевский медальне күкрәгенә такты.

Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий Борисов чын күңелдән егетне котлады. Шулай ук колледж директоры Инна Иволгина элекке укучысын тәбрикләде һәм ата-анасына балаларында Ватанны ярату тойгысы, яклаучы һәм терәк булырлык тәрбияләүләре өчен зур рәхмәтен белдерде. Без милләттәшебез белән горурланабыз!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума