Материалы

Өлкәбез данын күтәрде

последние и лучшие новости искусства в мире

52-9Төмән кызы Адилә Тушакова “TURKVISION” («Тюрквидение») Халыкара җыр бәйгесендә катнашып, 4 нче урынны яулады. Бу милләтебез, өлкәбез өчен генә түгел, илебез өчен зур горурлык!

Әлеге бәйгенең төп миссиясе «Евровидение» җыры конкурсы белән охшаш – ул төрки мәдәниятне пропагандалау, төрки телле музыкантларның йогынтысы өлкәсен киңәйтү, уртак мәдәни кыр булдыру һәм тугандаш халыклар һәм илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен оештырылган.

Беренче бәйге 2013 елның 19-21 декабрь көннәрендә Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә узган булса, быел, пандемия сәбәпле, бәйге Истанбулда, Turkish Music Box Television (TMB TV) оештыруында, онлайн форматта үтте. Бәйгедә 26 төрки төбәктән катнашучы төрки телләрнең берсендә әлегә бер җирдә дә яңгырамаган өр-яңа җырлар башкардылар. Аларның чыгышларына 26 кешедән торган абруйлы жюри бәя бирде. Югары статуска ия булган әлеге бәйгедә осталыкларын еллар буе сәхнәдә арттырган профессионаллар арасында Адилә иң яшь катнашучы булды. Ул татар телендә үзенә махсус язылган “Һаваларда” дигән җырны башкарды. Саф мәхәббәт турындагы романтик җырны аңа Рәзилә Салаватова сүзләренә заманча җырлар иҗат итүче Айдар Хәмзин язып бүләк иткән. Бу турыда безгә Адилә: “Әлбәттә, шундый дәрәҗәле бәйгедә бары тик әтием белән әнием, шундый матур җыр иҗат иткән дуслар һәм якыннарның ярдәме белән катнашырга насыйп булды. Бәйгедә үземнең сәләтемне, мөмкинлегемне сынап карарга теләк белдереп гариза язганда, таләпләрнең бик тә җитди буласын күз алдына да китермәдек. Әйе, бик күп киртәләр, сынаулар аша узарга туры килде. Ләкин без бирешергә уйламадык та, зур сабырлык белән алга омтылып, финалга чыктык. Беренче киртә - безгә бәйгегә нигезләмәне төрек телендә җибәрделәр. Шартларны аңлар өчен безгә аны рус теленә тәрҗемә итәргә туры килде. Аннары миңа элек беркайда да яңгырамаган, аудио яки видеога яздырылмаган җыр кирәк булды. Без җирле композиторлар һәм шагыйрьләрне белгән барлык танышларга шалтыраттык. Аннары танылган шагыйрь Булат Сөләймановның иҗатын яратучы Әнәс Гаитов янына бардык. Чөнки җыр җирле авторныкы булуын бик теләдек. Ләкин, кызганычка каршы, югары поэтик шигырьләр евроформаттагы бәйге өчен туры килми булып чыкты. Аннары Мәскәүдә яшәүче танышларыбыз Айдар Хәмзин белән очрашып сөйләшергә киңәш иттеләр, - дип сөйләде.

Адилә җыр-моңга гашыйк булган гаиләдә туып-үскән. Әнисе Алсу Исмәгыйль кызы, әтисе Рөстәм Леонард улы да башлангыч музыкаль белемгә ия. Тушаковлар гаиләләре белән гитарада, фортепианода уйныйлар һәм, әлбәттә, барысы да җырларга яраталар. Адиләнең сеңлесе Әминә дә вокал бәйгеләрендә бик уңышлы чыгышлар ясый. Адилә 6 яшьтән вокал белән шөгыльләнә. Һәм ул 7 яшеннән шәһәр, өлкә генә түгел, хәтта Бөтенроссия һәм халыкара бәйге-фестивальләрендә йөзләгән чыгыш ясап, I һәм II дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә лаек була. Адилә шәһәрнең “Гармония” сәнгать мәктәбен тәмамлаган булуга карамастан, әлегә кадәр яраткан укытучысы Ирина Миглей белән аралаша, ул аның остазы, киңәшчесе булып кала бирә. Бүгенге көндә Адилә Төмән дәүләт университеты гимназиясенең 11 нче сыйныфында укый, киләчәктә ул әлеге югары уку йортында белем алуын дәвам итәргә планлаштыра. Адиләне уңышлары белән котлап, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума