Материалы

Онытылмаслык җәйге лагерьда ял

последние и лучшие новости искусства в мире

39-22Туган телебез - татар теле. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. “Иң бөек тел - туган тел, анам сөйләп торган тел”, - ди халык. Без туган телебез белән горурланабыз.

Быелгы уку елы тәмамлангач, безнең Вәчир мәктәбеннән 2 укучы татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашып, җиңү яулап лагерьларга бардылар. 9 нчы сыйныф укучысы Рафаэль Садыйков Татарстан Республикасының “Дуслык” лагеренда 21 июньнән 10 июльгә кадәр ял итеп кайтты.

Төрле өлкәләрдән килгән 160 татар баласына көн саен төрле чаралар, конкурслар үткәрелгән. Барлык чаралар һәм аралашу татар телендә барган. Лагерьда башка шәһәрләрдән килгән балалар белән танышу мөмкинлеге булган. Рафаэльгә бик ошаган. Бик канәгать калган һәм җибәрүчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

   Шулай ук Татарстанның балалар өчен оештырылган “Тартария” Россия Федерациясенең һәм Татарстанның төрле өлкәләреннән килгән татар балалары өчен профильле сменада 8 августтан 27 августка кадәр 8 нче сыйныф укучысы Ләйлә Нагипова көч туплады. Ял көннәре бик тыгыз программа буенча үткән. Монда татарча сөйләшеп, уеннар, җырлар өйрәнеп, квестлар, мастер-класслар бик кызыклы, эчтәлекле булган.

Илебезнең башка шәһәрләреннән килгән яшьтәшләре белән танышып, дуслашып, горурланып кайттылар.

Бу укучыларыбыз мәктәптә татар телен яратып укыйлар, олимпиадада урыннар яулыйлар, конкурсларда, төрле чараларда катнашалар, туган телебездә яхшы сөйләшәләр. Әти-әниләренә рәхмәтемне белдерәсем килә. Нешшә авылында яшәүче Регина белән Рамиль Садыйковларга, Ләңче авылында яшәүче Гөлшат белән Сифгатуллага бик рәхмәтле мин. Дөрес тәрбия ул гаиләдән килә. Бу лагерьларга баруны оештыручыларга, җитәкчеләренә, вожатыйларга, лагерьда эшләгән укытучыларга, алып барган Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе татар теле укытучысы Банисә апа Ниязовага, Вәчир мәктәбе директоры Гөлбану апа Барсуковага рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә барлык укытучыларга корычтай сәламәтлек, зур иҗади уңышлар телибез. Быелгы уку елында олимпиадада катнашучы балалар саны артыр дип ышанып калучы

Гөлшат ТҮРЫШЕВА, Тубыл районы,
Вәчир урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума