Материалы

Оста җырчы, спортчы да ул

последние и лучшие новости искусства в мире

17-8Җыр-моң сөюче якташларыбыз Снежана Мәүлетова белән яхшы танышлар. “Таң йолдызы – 2012” өлкә фестиваленең гала концертында күпереп тоган кардай ап-ак күлмәк кигән 10 яшьлек кызчык сәхнәгә чыгып, бөтен залны таңга калдырып, шундый көчле, моңлы тавыш белән “Әниемә” җырын җырлаганы бүгенгедәй  хәтеремдә. Ул чакта: “Шомырттай кара күзле, сызылып киткән кара кашлы, озын кара чәчле кызчыкка үзебезнең исем күбрәк килешәр иде”, - дип эчтән генә уйлап та куйган идем әле. Шул ук елны ул “Салават күпере” өлкәнең төрле милләт балалары фестивалендә  2 урын яулады. Соңгы елларда Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар фестивалендә Снежана катнашмый торды. Аның чыгышын мин генә түгел, хәтта жюри әгъзалары да көттеләр.

Баксаң исә, Снежана, киң кырлы талант иясе буларак, спорт белән дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльлфәнә икән. “Таң йолдызы” бәйгесе белән  чаңгыда узышу буенча өлкә спартакиадасы ярышлары бер көнгә туры килеп, команданы уңайсыз хәлгә калдырмас өчен, Снежана чаңгы ярышын сайлаган була. Ниһаять, быел Снежана “Таң йолдызы” район балалар фестивалендә тамашачыларны сөендерде. Ул “Ромашкалар” җырын бик оста башкарып, 1 урынны яулады һәм өлкә күләмендәге  гала концертка чакыру алды.

Снежана Яркәү районы, Сорокино мәктәбенең 9 сыйныфында “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Җыр-моңга осталыгы аның табигать бүләге, ул 5 яшеннән җырлый башлаган. Снежана әйтүенчә, җырларга аны әнисе Гөлнур апа өйрәтә, бәйгеләрдә катнашыр өчен җырларны, музыканы, күлмәк-костюмнарны да ул сайлый. Үзенең уңышларын җырчы кызыбыз әнисенең казанышлары дип әйтә. Олы сәхнәгә тәүге мәртәбә Снежана 1 сыйныфта укыганда чыга һәм шуннан бирле һәр чыгышы аның җиңүләр белән тәмамлана. Яратып башкарган шөгыле җырлау белән генә төгәлләнми, ул бии дә әле һәм чаңгыда оста шуа. Бу юнәлешләр буенча бәйге-ярышларда Снежана гел югары исемнәр яулый. Сәләтле кеше һәряктан да сәләтле була, дип халык юкка гына әйтми шул. Киләчәге дә аның бүгенгедәй бары “5”лек кенә булсын!

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума