#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Остазларына рәхмәтле ул

последние и лучшие новости искусства в мире

47-7Узган ел Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасында Лилия Мөхәммәтрәхимова җырларга чыккач: “Казаннан ялга кайткандыр”, - дип уйлап бик тә ялгышкан булып чыктым. Баксаң исә, ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының халык җырчысы Венера Ганиева җитәкләүче ялгыз җырлау кафедрасын уңышлы тәмамлап, 1 ел инде Вагай мәдәният сараенда татар сәнгате жанры буенча белгеч булып эшли икән. Лилиянең чыгышын зур әһәмият белән күзәттем.

Аның үзенә хас моңлы тавышына, җырларны югары профессиональ дәрәҗәдә башкарганына, сәхнәдә үзен тотышына таң калып, сокланып утырдым. Лилия 2 курста укып йөргәндә, сөйләшкәнебез хәтеремә төште. Ул чакта мин Лилиядән: “Сагынасыңмы туган якларга?” – дип сорагач, күзләреннән яшьләр чыкты. Көтелмәгән яшьләрне сөртә-сөртә: “Сагынам, өйдәгеләргә бик сагынам!”, - диде елмаерга тырышып. “Укуыңны тәмамлагач, Казанда калырга исәптер? Анда перспективалар күбрәк бит, зур сәхнәгә дә сукмак таптый башлагансың...”, - дигәч, ул: “Казан бик матур шәһәр, әмма Аллаһым язып, исән-имин укуымны тәмамлагач, Себеремә кайтачакмын”, - дип кырт кискән иде. Күрәсең, сагыну хисе барыбер җиңгән икән кызыбызны!

Лилия Вагай районы, Юрмы авылында күп балалы, бик тату гаиләдә туып-үсеп, 2011 елда Казан шәһәренә укырга китә. Бернинди музыка коралында уйный белмәгән кыз ике ел эчендә фортепианода оста уйнарга өйрәнә. 2нче курста укыганда зур сәхнәгә беренче адымын ясый. “Уңышка таба юл” 3нче халыкара эстрада җыры фестивалендә жюри табигый сәләтле Себер кызын “йолдызлар яңгыры” төркеменнән аерып алып, 2 нче дәрәҗәдәге диплом тапшыра. Озак та үтми Галия Кайбицкая исемендәге 1нче халыкара вокалчылар конкурсында да дипломга лаек була. Болар аның иҗат юлының беренче карлыгачлары гына әле. Җырчы һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнгән елларны искә төшереп Лилия: “Кафедра мөдире Венера апа Ганиева бик яхшы күңелле кеше, мин гел аңа карап сокланам. Вокал буенча Гөлмирә апа Бабаева укытты. Без аны икенче әниебез дип йөртә идек. Гомумән, мин белем биргән остазларыма бик рәхмәтлемен”, - дип әйтә. Бүгенге көндә Лилия 4 ел буена туплаган белемен Вагай балалары белән бүлешә. Җырларга өйрәтүдән башка ул кыска вакыт эчендә ике - “Шатлык” һәм “Ялкын” татар балалары ансамбльләрен оештырып, сәхнәгә дә алып чыккан. Эшен бик яратып башкара. Буш вакытларында Лилия җырлый, шәрыкъ биюләре түгәрәгенә йөри. Ял көннәрен туган авылында, яраткан гаиләсендә уздыра.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836