Материалы

Пигментлы тапларны ничек бетерергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Тән тиресенең пигментациясе меланин артык күп булуга бәйле. Ул тапларны агартып карарга мөмкин. Битлекләрне кич, йокларга ятар алдыннан ясагыз һәм кояшта озак булмаска тырышыгыз.

Лимон согы. Лимон согына 1:10 исәбеннән су кушарга. Көнгә ике тапкыр пигментлы урынга сөртергә ярый.

Кыяр битлеге. Кыярны вак угычтан уарга. Пигментлы тап чыккан урынга сөртеп, 15 минут тотарга. Юарга һәм бу процедураны тагын өч тапкыр кабатларга.

Катык яки әчегән сөт. Биткә катык яисә әчегән сөт сылап, 15 минут тотарга һәм лимон согына манылган мамык белән сөртеп алырга кирәк.

“Файдалы киңәшләр”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума