Бүген сатуда пирчәткәләрнең ниндиләре генә юк: бәйләнгәне дә, төрле тукымадан, күннән тегелгәне дә күп. Шуңа сайлап алуы да кыен.
Кәҗә яки сарык бәтие тиресеннән тегелгән пирчәткәләр бик йомшак була. Саксызрак кылансаң, ертылып китүе дә мөмкин.
Хәзер ясалма күннән дә бик матур пирчәткәләр тегәләр. Әмма салкын көнне ясалма күн ката һәм чатнап, ярылып бетәчәк.
Яхшы пирчәткәнең эчлеге булырга тиеш. Пирчәткәне салганда, эчлек тә килеп чыга икән, димәк, сыйфаты начар. Пирчәткәнең җөйләрен дә тикшереп чыгыгыз. Атламнары төшеп калган, «сикертелгән» булса, 2-3 көннән сүтелеп чыгачак, дигән сүз.
Чын күнне ясалмасыннан ничек аерырга соң? Чын күн, тотып торган арада да җылына һәм бераз вакыт шул җылыны саклап тора. Ә ясалма күн үзенә җылыны «алмавы» белән аерыла.
Чиста, дымлы кулъяулык белән сөртеп, пирчәткәнең буявын да тикшереп карагыз. Буявы нык булмаса, ул каралачак. Чөнки кайбер җитешсезлекләре булса, әзер пирчәткәне тагын бер кат буйыйлар. Ул чакта җөйләрендәге җепләр дә пирчәткә белән бер төстә була.
(“Файдалы киңәшләр”).