#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Поездда очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

Октябрь аенда, көннәр әле җылы булганда, кызларыбызның чакыруын тыңлап, Нефтеюганск шәһәренә сәфәргә чыктык.

Поездда барганда бер купеда 2 яшь егет белән бардык. Икесе дә Башкортостанның Баймак районы үзәгендә үскәннәр, кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргәннәр. Әти-әниләре әле дә анда яшиләр.

Берсе - Шәяхмәтов Наил Әхсәм улы, аңа 21 яшь. Түбән Сартым поселогында слесарь булып эшли икән. Сүз артыннан сүз чыгып, алар белән сөйләшеп утырдык. Егетләр русча да, башкортча да бик әйбәт сөйләшәләр, тыйнак, тәрбияле, әдәпле-инсафлылар. Безнең белән үз телләрендә сөйләштеләр, аңламаган сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп аңлаттылар.

Наил өенә отпускага кайткан, үзе белән бергә классташын – Фәиз Закир улы Усмановны алып китеп бара, нияте - аны да эшкә урнаштыру.

Түбән Сартымда “Нур” исемле татар-башкорт ансамбле бар икән. Наил аның биючесе, соңгы вакытны аны ансамбльнең җитәкчесе итеп куйганнар. Иптәше Фәиз дә биюче итәргә уйлый.

Концерт программабыз белән Соргыт, Ноябрьск һәм башка шәһәрләргә барып, милләттәшләребезне сөендереп торабыз”, - дип сөйләде Наил.

Безне зурлап, икесе дә булган “йөкчекләребезне” күтәреп, поезддан озатып калдылар.

Кайтканда бер яшь егет белән очраштык. Венер Гайсин – башкорт егете, Соргытта мәхәббәтен очратып, Лилияне әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтып бара. Лилия дә Баймак районы кызы икән.

Шушы кан-кардәш башкорт яшьләре күңелебездә җылы хисләр калдырды. Кайда гына яшәмәсен мөселманнар, үзләренең затлылыгын, зыялылыгын, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен саклап, үстереп, буыннан-буынга күчереп яшәүләре безнең йөрәкләргә, күңелләргә якты хатирәләр булып урнашты.

Безнең авылда да башкорт егете яши. Ул Ишимбай районы кешесе. Бәхет эзләп, Түбән Вартага барган, шунда безнең авыл кызын очратып, гаилә корган. Ләкин анда озак яшәргә туры килми, иптәше Әкълимәнең бер-бер артлы әти-әнисе дөнья куйганнан соң, авылга кайтырга мәҗбүр булалар, кечкенә эне-сеңелләрен тәрбияләшергә ярдәм итәләр.

Хәзер инде барысы да матур, мул тормыш белән яшиләр. Тимергали Рәхмәтуллин авылда беренчеләрдән булып дин юлына басты. Үз теләге белән Ямбай мәдрәсәсенә барып, махсус дин сабакларын укыды. Авыл мәчетен караучы, саклаучы дин әһелләренең берсе, лаеклы ялда булуларына карамастан, тик ятмаган. Авылдашларына ярдәмчел, хезмәт сөючән, камиллеккә, яктылыкка омтылучан кеше.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836