Материалы

Рәхмәт хөрмәтле укытучыларыбызга

последние и лучшие новости искусства в мире

Илебезнең башка мәктәпләрендәге кебек үк безгә дә яраткан мәктәп, хөрмәтле укытучыларыбыз белән саубуллашырга вакыт җитте. Соңгы кыңгырау, Бердәм дәүләт имтиханнары артта калып, чыгарылыш кичәсе дә килеп җитте. Без – Илиана Бакиева, Ильяр Бакиев, Ольга Колмәмәтова, Заур Мөхәммәтшин быел 11 нче сыйныфны тәмамлыйбыз. Сыйныфта 4 укучы булсак та, без үзебезне дус коллектив дип исәплибез. Мәктәп белән саубуллашып, беренче укытучыбыз Надежда Викторовна Ламбина, башлангыч класслар укытучысы Флора Марат кызы Бакиева, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятучы класс җитәкчебез Розалия Марис кызы Бакиевага һәм безгә ныклы белем, тәрбия биргән укытучыларыбызга баш иеп, рәхмәтләребезне белдерәбез. Безнең сыйныф мәктәп һәм район күләмендә үткән чараларда актив катнашты. Уңышларыбыз күбрәк булуда класстан тыш эшләр оештыручы, китапханәче, бүгенге көндә директор вазифасын үтәүче Зөлфия Фәрит кызы Әбдевәлиеваның роле зур булды.

Математика дәресләрен укытучы Надежда Михайловна Кондрахина, Гөлфирә Тәкъбиршә кызы Алеева, 10-11 нче сыйныфларда укыганда күрше авылдан килеп йөреп БДИга әзерләүче Евгения Михайловна Колмәмәтова, биология һәм химия фәннәрен укытучы Наталья Александровна Клеменкова, физика укытучысы Рәхимә Әбелфаиз кызы Уразметова, немец теле һәм физкультура укытучысы Зөлфия Яхъя кызы Кабаева, информатика дәресен алып барган Олеся Рәфис кызы Әминовага рәхмәтлебез. Без аларга авыр, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, белемле, тырыш, актив укучылар телибез.

Илиана, Заур, Ольга, Ильяр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума