#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үрнәк бул” видеоролигы төшерелде

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа ел бәйрәме алдыннан Төмән яшьләре балаларның исерткеч эчемлекләр кабул итү проблемасын күтәреп “Үрнәк бул” дип аталган видеоролик төшерделәр. Әлеге видеороликта зурларның ничек бәйрәм итүләре күрсәтелә, ә күрше бүлмәдә аларның кыланышларын кабатлап, балалар исерткеч эчемлекләр эчеп күңел ачалар. Ролик гаиләдә исерткеч эчемлекләр куллануны тыю максаты белән төшерелде. Билгеле булганча, 60 процент очракта балалар исерткеч эчемлекләрне өйләрендә эчәргә өйрәнәләр. Видеороликтан башка “Эчүчелектә батырлык юк” дигән фотопроект та әзерләнде. Биредә балаларга таныш популяр супергеройлар образлары аша эчүчелекнең нинди ямьсез, үкенечле хәлләргә китереп чыгарылуы күрсәтелә.

2017нче елның беренче яртыеллыгында Төмән шәһәре хастаханәләрендә яшүсмерләр арасында исерткеч эчемлекләрдән агуланган 54 хәл күрсәтелгән. Күп очракта балалар моны проблема дип кабул итмиләр яки теләмиләр. Видеоролик авторлары әйтүенчә, алар бу ике проектны балалар бу проблемага үзләренең карашларын уңай якка үзгәртсеннәр өчен әзерләгәннәр. Бу көннәрдә “Үрнәк бул” видеоролик Төмән мәктәпләрендә күрсәтеләчәк. Ә фотопроект сәүдә үзәкләрендә урын алачак.

Тәмәке тартучы һәм исерткеч эчемлекләр эчүче яшьләр саны кими

Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәү Россиядә модага керә бара. Бу турыда РФнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова: “Укучылар һәм студентлар арасында тәмәке тартучылар, аракы эчүчеләр саны елдан-ел азая бара. Моны без горурланып әйтә алабыз”, - дип, бу проблема турында төрле мәгълүмат чараларында да гел искәртелеп торуы, шул сәбәпле халыкның тормышка карашы үзгәргәнен билгеләп үтте. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, 2017 елның язында РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Герасименко әйтүенчә, соңгы 8 ел эчендә Россиядә тәмәке продукциясен куллану 6 процентка, ә тәмәке тартучылар саны 10 миллион кешегә кимегән. Роспотребнадзор хәбәр итүе буенча, 2007нче елда Россиядә тәмәкене 65% ир-ат, 30% хатын-кыз, 2015нче елда 59% ир-ат, 22,8 % хатын-кыз тарткан. Нәтиҗәдә, 8 ел эчендә тәмәке тартучы ир-атларның саны 6 %ка, ә хатын-кызларның 7,2%ка кимегән. Ә соңгы ике елда бу күрсәткечләр бары ныгый гына бара.

Интернеттан.
Рәүфә КАНГАЗИНА
тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836