Материалы

Россия президенты грантына лаек булды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-23Россия Президенты грантына лаек булу конкурсы яшь галимнәргә фәнни тикшеренүләр, өстәмә экспериментлар үткәрергә уңай шартлар булдыруда ярдәм итү максаты белән мәгариф һәм фән министрлыгы оештыруында ел саен үткәрелеп килә. 2015 нче ел конкурсының нәтиҗәләре февраль ае башында мәгълүм булды. Җиңүчеләр арасында үз милләт кешебез, халкының чын патриоты, өстәвенә таныш та булган филология фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалы филологик белем бирү кафедрасы доценты Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллинаның исеме булуы безне икеләтә шатландырды. Чөнки ул безнең газетабызның яклаучысы, күренекле шагыйрәбез Фәхри-җамал апа белән Җәгъфәр абый Утяшевларның кызлары була. Гүзәл үрләрне бары үзенең тырышлыгы, зирәклеге, максатчанлыгы белән яулый. Хәтта кайвакыт үтә тыйнаклыгы, кече күңеллелеге, намуслылыгы бу эшендә комачаулап та куя.

Конкурска тәкъдим ителгән “Җәмәгать һәм гуманитар фәннәр” юнәлешендә “Өлкәдә яшәүче татарларның сөйләм корпусы” дигән темага әзерләнгән проекты үзенең әлегә беркем белән дә тикшерелмәгән һәм фәнни яңалык булуы белән аерылып тора. Хезмәтен тикшергән экспертлар Гүзәл Җәгъфәр кызының иҗади сәләтенә дә югары бәя бирәләр һәм әлеге проектны докторлык диссертациясе өчен менә дигән тема дип табалар.

Гүзәл Җәгъфәр кызы туган авылы – Вагай районы, Птицы урта мәктәбендә белем алып, Тубыл педагогия институтының рус һәм татар бүлегенә укырга керә. Татар телен бөтенләй укымаган кыз тырышып тел нигезләрен һәм әдәбиятын үзләштерә, төрле бәйгеләр, олимпиадаларда катнашып югары урыннар ала. 2004 нче елда ул уку йортын Кызыл диплом белән тәмамлагач, укытучылары аңа үзләрендә ачылган аспирантурага укырга керергә киңәш итәләр. Биредә дә ул аларның ышанычын аклап, профессор, ТРың фәннәр академиясе академигы М.З.Зәкиев җитәкчелегендә, вакытыннан алда, ягъни ике ел эчендә кандидатлык диссертациясен яклый. Җаваплылыгын, тирән белемле булуын күздә тотып, яшь, әле тәҗрибә дә туплап өлгермәгән галимәне, өстәмә һөнәри белем бирү факультеты деканы итеп билгелиләр. Бу вазифаны ул 2007-2011 елларда башкара. Бүгенге көндә Гүзәл Җәгъфәр кызы филологик белем бирү кафедрасы доценты. Якташыбызның уңышларына сөенеп шатлыгын уртаклашабыз, гаиләсендә иминлек, эшендә яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума