#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рус егете белән йөрсәң...

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел язучы Ләбиб Леронның рус егете белән йөргән кече кызы Ләйлә “Инстаграм”да шушы темага кагылышлы язма урнаштырды. Яшьләргә кызык булыр.

1. Беренче урында – мәхәббәт. Мәхәббәт бар икән – көрәш.

2. Ата-анаңа каршы чыкма (бу ике кагыйдә бер-берсенә каршы килә диярсең, алга таба укы).

3. Бик ачулы мизгелләрдә: «Бу минем бердәнбер әнием, ул мине төн йокыларын качырып үстергән кеше», - дип уйларга киңәш итәм. Университетларда әти-әни булырга өйрәтмиләр бит. Кеше ана булуны ничек аңлый, шулай ярата да. Алар тавышы белән эчтән: “Мин сине яратам, бәлки яратуымны җиткерә генә белмимдер”, - дип тә әйткәлә.

4. Гаиләгез өчен бер тема четерекле булса, бөтен гаилә әгъзалары да аңларлык итеп килешү төзегез. Бу теманы еш күтәрмәскә, бәлки бөтенләй күтәрмәскә дип сүз куешыгыз. Әлеге килешүне әти белән әни, әлбәттә, бозачак. Андый очракта артык сүз дәшмичә бүлмәдән чыгып китегез. Үпкәләтмәгез аларны, ачуланмагыз. Бер биш минуттан соң яңадан бүлмәгә кереп, икенче темага күчегез. Темалар күп, алдан уйлап куйсагыз да була.

5. Гаиләдә булган бәхәсләр турында егетегезгә сөйләмәгез. Сез туганнарыгызны гафу итәрсез, ул – юк.

6. Түземле булыгыз. Бәлки, мәхәббәт чыннан да узып китәр (тормыш кайвакыт үзенекен итә). Бәлки, вакыт узгач әниегезнең күзләре ачылып китәр дә: “Болар инде елдан артык бер-берсен сөеп йөриләр, бәлки бу Михаил чыннан да яхшы кешедер”, - дияр. Ләкин монысы 100% түгел.

“Акчарлак”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836