#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөйләү жанры остасы

последние и лучшие новости искусства в мире

8-14Бу көннәрдә Аслана татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы -2018” район балалар бәйгесендә Исәт урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Денис Сабиров Валентин Постниковның “Жених из “3Б” дигән шаян хикәясен җитәкчесе Нурзилә Хәмидуллина тәрҗемәсендә татар телендә сөйләп, тамашачылар һәм жюри әгъзаларын көлдереп, күңелләрен күтәрде. Денис төп геройның холкын хәрәкәтләр, үз-үзен тотышы, кыланмышлары белән дә күрсәтергә, ачыкларга тырышты. Нәфис сүз осталары жанры буенча ярышучылар арасында егетебез 2нче урынны яулады.

Денисның сәләтен күреп, жюрида утыручы җырчы-композитор, балаларга музыкаль белем бирүче укытучы Наҗия Хәкимова бәйге тәмамлану белән аны эзләп табып, сөйләү осталыгын, хәрәкәтләрен камилләштерү буенча киңәшләрен бирде, эшләп алды. “Бик сәләтле егет, табигый сәләтле! Минем өйрәткәннәрне тиз отып алып, нәкъ мин таләп иткәнчә кабатлап күрсәтә. Җырчылар бездә бик күп, ә менә нәфис сүз осталары булырга теләүчеләр бик аз, хәтта бөтенләйгә юк дияргә була. Бу хәлгә, әлбәттә, балаларның туган телебезне камил белмәүләре сәбәпле. Сөйләү жанры ул һәрвакытта да кирәк. Шуның өчен безгә бу юнәлештә күп эшләргә, сәләтләре булганнары белән махсус эшләп, сәхнәгә алып чыгарга тиешбез. Ә инде Дениска үзенең фамилиядәше – Татарстан Республикасының атаклы пародия һәм нәфис сүз остасы Данир Сабиров кебек сәхнә йолдызына әйләнергә теләсә, туган тел байлыгын үзләштерергә, телебезне яратырга, күп укырга, мәкаль, табышмак, тизәйткечләр ятларга кирәк булачак. Теләк һәм тырышлык булганда, барлык киртәләрне дә үтеп чыгып була ул тормышта”, - дип үзенең фикерләре белән бүлеште Наҗия Фәттах кызы. Сәел урта мәктәбендә Нурзилә Хәмидуллина 10 елдан артык театр сәнгате түгәрәге алып бара. Денис башлангыч классларда укыганда ук бу түгәрәккә яратып йөри. “Ул һәрвакыт кызык рольләрне башкара. Сүзләрне тиз ота, ничек уйнарга кирәклеген бер мәртәбә күрсәтсәм, ул аны “копировать” итеп алган кебек уйный. Моннан башка ул бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Нинди генә район, өлкә конкурсларында катнашмасын, гел мактаулы урыннар яулап кайта. Сеңлесе Лиана 6 класста укый, ул да абыйсы кебек артист”, - дип сөйләде безгә түгәрәк җитәкчесе.

Сабировлар йорты елга тирәсендә урнашкангамы, Денис балачактан әтисе белән бергә балык тотарга йөри. Ул әле спорт белән дә ныклап шөгыльләнә, чөнки үсеп җиткәч, очучы булырга хыяллана.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836