Материалы

Сәләте нәселдән килә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-12Гилево урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Имилина Ибраһимова Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар бәйгесендә вокал номинациясе буенча 3 урын яулады. Яулады дип әйтү һич тә арттыру түгел, чөнки моңлы тавышлы, музыка мәктәбендә сәләтләрен чарлаучы җырчылар күп иде. Имилина балачактан җырлый икән, җырга осталыгы әти-әнисеннән күчкән, гомумән, Ибраһимовлар гаиләсе музыкага гашыйклар. Әтисе авыл клубында аккомпаниатор булып эшли һәм “Надежда” вокал ансамблен җитәкли.

Имилина әтисенең төп ярдәмчесе, әтисе аны җырларга гына түгел, музыка коралларында уйнарга да өйрәтә. Җырчы кыз үзе турында: “Мин җырларга бик яратам, шуңа урта белем алганнан соң, Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керергә планлаштырам. Чөнки киләчәктә һөнәремне бары мәдәният һәм сәнгать белән бәйле булачак дип күзаллыйм. Шуңа баянда уйнарга да өйрәнәм. Моннан башка мин китап укырга яратам, әнигә өй эшләрендә булышам. Форсаттан файдаланып, укытучыларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә, безнең мәктәптә яхшы күңелле, тирән белемле, сәләтле, ярдәмчел укытучылар хезмәт итәләр. Аннары мин үземнең сыйныфташларымны яратам, тиздән алар белән аерылышырга туры киләчәк, ә күңел әлегә моны кабул итми”, - дип сөйләде дә, тизрәк тамашачылар залына, Гилево авыл клубы артистлары чыгышын карап калырга йөгерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума