Материалы

Сәләтле балалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укучылары район “Себернең чык тамчысы” фестивалендә бик матур көйле Сабирә Сәитова – беренче, Айдар Мифтахетдинов – икенче, Венера Мифтахетдинова өченче урын дипломантлары булып кайттылар. Линара Мөхәммәтрәхимова өч ел рәттән өлкә, район Сабантуйларында катнаша, чыгышлары югары бәяләнә.

Гөлфия ханым Мөхәммәтрәхимова кызларга төрле милләт биюләрен өйрәтә, үзе дә бик килешле, матур итеп бии. Кызы Гүзәл, Эльвина Фәтхуллина өлкәдә үткәрелгән бәйгедә беренчелекне яулап кайталар.

Өлкә бәйгеләрендә нәфис сүз осталары - Айдар Тусмөхәммәтов – беренче, Камилла Гайсина – беренче, икенче урыннар, ә Аделина Имангулова, Роксана Сәитчабарова өченче дәрәҗә дипломантлар.

Бәйгедә катнашу, әлбәттә, җиңел эш түгел, ярышу, сынауларда дулкынлану һәркемдә сизелеп тора, ә нәтиҗәле чыгыш өчен тырышырга кирәк.

Клуб хезмәткәрләре Гөлфия Мөхәммәтрәхимова, Фирдәвес Измаилова мәктәп коллективы белән тыгыз бәйләнештә. Ел буе үткәрелә торган чаралар, бәйрәм-кичәләрне бергә үткәрәләр.

Алар авылдашларының күңелләрен сөендерер өчен төрле чаралар кулланалар. Сайлау кампанияләрендә ял бүлмәсенә җыелганнар сәхнәдә себерчә тыпырдап бии, шигырь сөйләүчеләр дә табыла, әлбәттә, җырчылар активрак булалар.

Соңгы ике елда “Иртәнге нур” ансамбле районда “Уйна, гармун!”, “Җырның чиге юк”, “Ветераннарның күңеле картаймый” фестивальләрендә беренче, икенче урыннарны яулыйлар.

“Искер җыен” фестивалендә дөрес сайланган җырлары, уңышлы чыгышлары өчен дипломнар алып кайталар.

“Иртәнге нур” ансамблендә Нурия, Мөнир Капшановлар, Гөлнура, Лиана, Альберт Насретдиновлар, Фирдәвес Измаилова, Венера Гайсина, Маннура Сабитова, Гөлфия, Алинә Мөхәммәтрәхимовалар актив, репертуарларын яңартып торалар.

Китапханәче Рузилә Мөхәммәтрәхимова да бик актив, шигырь сөйли, сәхнәләштерелгән уеннарда катнаша.

Күрәсез, мәдәни эшләре күпкырлы, профессиональ осталык, тырышлык таләп итә. Нәтиҗәле эшләре белән сынатмыйлар.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума