Материалы

Сары Җир Этенең күңелен ничек күрергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бусагадан атлап 2018нче – Сары Җир Эте елы кереп килә. Яңа елга әзерләнү иң элек өйләребез түрендә ямь биреп торачак чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң матур итеп табын әзерләү, якыннарыңны гадәти булмаган нәзакатле аш-су белән сыйлау турында уйлый башлыйсың. Шуны күздә тотып “Яшьлек” сәхифәсе берничә файдалы киңәш һәм Яңа ел табынына берничә рецепт тәкъдим итә. Әйдәгез, башта Яңа ел табынына ниләр куярга кирәклеген карап үтик.

Билгеле булганча, төрле илдә Яңа ел табынын әзерләүгә төрлечә карыйлар. Мәсәлән, Япониядә хуҗабикәләр диңгез кәбестәсен шатлык алып килә, пешкән балык исә күңел көрлеге, тынычлык, кузаклы культуралар сәламәтлек китерә дип аларны өстәлгә мул итеп куярга тырышалар. Ә Венгрия һәм Австриядә Яңа ел табынына кош итен бөтенләй куймыйлар. Моны алар “кош ите белән бергә бәхетең дә очып китәргә мөмкин” дип аңлаталар. Куба, Испания, Португалиядә виноград тәлгәшләре гаилә учагын тергезүче җимеш булып санала. Шуңа алар төн уртасында теләк теләп 12 бөртек виноград җимеше ашарга тиешләр икән. Итальяннар чикләвек, ясмык, шул ук виноград сәламәтлек, озын гомер, шатлык алып килә, дип исәплиләр. Словакия һәм Чехиядә табынга казылык белән пешерелгән кәбестә, карп, гөмбә ашы, мәк һәм баллы печеньелар куела. Франциядә - өстәлгә ак шәмнәр куела, пудра сибелгән җиләк-җимеш, ак кекс, гоголь-моголь. Польшада өстәл өстенә ак эскәтер җәеп, гөмбә ашлары, кәбестәдән кабартма, баллы соуста карп балыгы куялар.

2018 елның хуҗабикәсе ризык темасына килгәндә таләпчән түгел. Көнчыгыш культурасы белгечләре сүзләренчә, Сары Җир Эте бик игелекле һәм саран түгел. Табында мәҗбүри тәртиптә тавык, күркә яисә үрдәк ите булырга тиеш. Итнең сөяге булуы бик мөһим нәрсә икән. Боларны бәрәңге, карабодай ярмасы яисә дөге ярмасы белән әзерләп була. Салатларны эт рәвешендә яшел борчак яисә йомырка сарысы белән сибеп ясау яхшы. Кыскасы, ит ризыклары табынның төп бизәге булачак. Сары Җир Эте сары төсне бик ярату сәбәпле, җиләк-җимешләрдән һәм яшелчәдән табынга мандарин, әфлисун, банан, алма һәм болгар борычы куярга кирәк. Менә шулар арасына  “Яңа ел” салатын да өстәсәгез, Яңа ел табынына ул үзенчәлек бирәчәк. Моның өчен: 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар балыгы, 3-4 бәрәңге, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 200 грамм сыр, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк.

Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суытканнан соң сырны исә вак угычтан уарга. Кыяр һәм тавык итен саламлап турарга. Алманы чистарткач, каралмасын өчен өстенә лимон согы бөркергә. Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салат катламлап ясала. Һәр катлам саен майонез сыларга.

Беренче катлам: бәрәңге, икенче – туралган кыярның яртысы. Өченче катлам: ысланган тавык ите яки кальмар. Дүртенче катлам: калган кыяр. Бишенче катлам: йомырка. Алтынчы катлам: алма (теләгән очракта). Җиденче катлам: сыр. Салатның өстенә майонез сылаганнан соң, зәйтүн җимеше, кишер белән сәгать теле рәвешендә бизәргә мөмкин.

Яңа еллар, дуслар, яңа бәхет, яңа шатлык, сәламәтлек һәм иминлек алып килсен!

Интернеттан материалларны кулланып Рәүфә КАНГАЗИНА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума