Материалы

Саубуллашу вальсы-2019

последние и лучшие новости искусства в мире

2019 елда Төмән өлкәсендә 15,5 мең укучы дәүләт йомгаклау аттестациясен үтте. 9 сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын бирер өчен вакыт 24 майдан 2 июльгә хәтле билгеләнгән булса, 11 сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханын 27 майдан 1 июльгә хәтле бирәчәкләр. Төрле сәбәпләр белән имтиханда була алмаган укучылар өчен өстәмә көннәр каралган. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты хәбәр итүенчә, 2019 елдагы сынауларның урта баллы – ныклы “4”ле. Үткән ел белән чагыштырганда, 0,1 баллга югары. Шунысы да шатландыра - өлкәдә 30дан артык бала имтиханнарны 100 баллга тапшырган.

Рус әдәбиятыннан 690 укучы сынау тоткан булса, аларның 6сы 100 балл алган. Бу турыда өлкә губернаторы Александр Моор: “Укучылар ел саен рус теле һәм әдәбияты буенча үзләренең сизелерлек уңышларын күрсәтәләр. Быел гына ике Төмән укучысы рус теле буенча узган бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңде. Өлкәдә, традиция буенча, нәкъ рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирәләр дә”, - дип әйтә.

Быел Төмән шәһәрендә чыгарылыш сыйныфлар өчен гомуми кичә Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган иде. Ул “Яр буенда вальc” дип аталып, 21 июнь көнне, гадәттәгечә, “Саубуллашу” скверында митинг белән башланды. Биредә укучылар Бөек Ватан сугышы батырлары һәм сугышта һәлак булган якташларны искә алып, вальс биеделәр. Аларның матур биюләрен шәһәр халкы Гашыйклар күпереннән күзәтте. Акциядән соң Түре елгасы буенда күңел ачу уеннары оештырылды. Ә Тубыл шәһәренең 677 укучысы өчен соңгы мәктәп вальсы 20 июнь көнне Кремль стенасы тирәсендә яңгырады. Быел 40тан артык укучы мәктәпне медальгә тәмамлады. Ә 6 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума