Материалы

Сәләтле укытучы, рәссам Асия

последние и лучшие новости искусства в мире

4-7Ул рәсем ясый, музыка уен коралларында уйный, укучыларына белем бирә, җирле язучылар чыгарган китапларның рәссамы да. Яхшы күңелле, искиткеч матур рәсемнәре, көйләре белән якташларын гаҗәпләндергән, сөендергән якташыбыз Асия Рәхимова мәктәпне тәмамлап, 2004 нче елда Тубыл педагогия институтының cәнгать-графика факультетына укырга керә. 19 яшендә көтелмәгән сынауларны җиңеп чыга, укуын да ташламый.

Ул елларны искә алып: «Физик һәм психологик яктан авыр булды. Укуымны ташламадым. Түземлек, ышаныч, якыннарымның мине яратулары, үземнең тормышны, әти-әниемне чиксез яратуым авырлыкларга бирешмәскә, авыруны җиңеп чыгарга көч бирде. Хәзер кешеләргә мин башкача карыйм», - дип әңгәмәбезне башлады.

Асия Рәхимова институтны тәмамлап, Корнилов йортын реставрацияләүдә катнаша, «Арт-перспектива» яңа сәнгать мәктәбендә 12 ел эшли. Бүген ул югары категорияле укытучы. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә катнашып, күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнәләр. Асия Альберт кызының иҗади эшләре 2010 нчы елдан сәнгать мәктәбе укытучылары, рәссамнар берлеге әгъзаларының күргәзмәләрендә катнаша.

Якташыбыз Земфира Шәрипованың «Тимур батыр. Сказки сибирских татар» китабына иллюстрацияләр төшерүче открыткалары, иллюстрацияләре белән чыгарылган футболкалары белән дә таныла. Асия Рәхимова: «Миңа гуманистик караш якын. Шуңа күрә аны үземнең иҗат эшемдә кулланам. «Арт–перспектива» архитектура-дизайн бүлекчәсе коллективында үземне үз урынымда дип тоям. Балаларга рухи яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырырга тырышам. Укучыларымны матурлыкны күрергә, аралашырга өйрәтәм, гармония принципларын аңлатып эшлим. Туган як табигатен, тарихыбызны яратырга, аны сакларга, гүзәллекне тоя белергә, рәсем ясарга өйрәтәм», - дип әйтә ул.

Китаптагы иллюстрацияләрендә милли киемнәр, милли камыр ризыклары, гореф-гадәтләребез чагылдырылган. Әкият сюжетларының геройлары да сокланырлык. Алар аерым бер тарих.

- Минем әтием Тубыл нефть һәм химия комбинатының төзелеш эшләрендә катнашты, монтажчы булды, әнием балалар бакчасында 36 ел тәрбияче булып эшләде, төньякта «Омик» теплоходында радио операторы вазифасын да башкарды. Әтием мине тормышта төрле очракларда чыдам, нык булырга, куйган максатларга ирешергә өйрәтсә, әнием якты күңеле, сабырлыгы, зирәклеге белән үрнәк булды. Алар хезмәт сөючән, изге күңелле кешеләр, - дип сөйләде.

Асиянең күргәзмәләрдә дә иҗат эшләрен карап, хезмәтенә лаеклы бәя биреп, яшь талантка яңа уңышлар теләделәр. Рәссамга багышлап җирле шагыйрә Галия Абайдуллина шигырь дә иҗат иткән.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума