Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Селфхарм (үз тәнеңә җәрәхәт ясау) күбрәк хисчән кешеләргә хас

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшүсмерләрнең үзләренә зыян салуы һәрчакта да бу дөньядан китү максатында гына эшләнми. Ният төрлечә булырга мөмкин.

Беренчесе: дөрестән дә, яшүсмер үзенең үлемен тели. Ул моңа алдан ук әзерләнә, дөнья белән хушлашуны планлаштыра. Мәгълүматлар буенча, узган ел Татарстанда шундый алты очрак фаҗига белән тәмамланган, 70 очракта баланы коткарып кала алганнар.

Икенче төре: алдан әзерләнеп тормыйча, үләргә ниятләмәстән, хисләргә бирелеп кенә үз-үзеңә кул салу. Яшүсмерләргә аеруча шушы төре хас. Кайчак уеннан уймак чыгып, мондый гамәлләрнең дә ахыры аяныч тәмамлана.

Өченчесе: күрәләтә шантаж ясау. Баланың дөнья белән хушлашу планы юк, ул үзенә игътибар таләп итә. Бу – аның җан авазы.

Дүртенчесе: паросуицидаль төр. Ягъни тәнне кисеп, җәрәхәт ясау. Бу яшерен эшләнә, аның максаты үлем түгел, ә тән сызлавы аша җан әрнүен басу. Ул күбесенчә импульсив, түземсез кешеләргә хас. Куркыныч ягы шунда: эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен ул гадәти нәрсәгә әверелергә мөмкин, яралар да торган саен тирәнрәк ясала.

Психиатриядә тагын Бордерлайн синдромы дигән термин да бар. Монысы рухи чир белән чиктәш санала. Бордерлайн синдромы дигән диагноз куелган кешеләр дә импульсивлар, аларда даимилек булмый: дусларын, шөгыльләрен, партнерларын, яшәү урынын еш алыштыралар. Үз-үзенә тән яраларын ясау аларга да хас. Бордерлайн синдромы дарулар белән түгел, психик эмоцияләр ярдәмендә дәвалана.

Иң төп һәм беренче сәбәп – гаиләдәге киеренкелек (якын кешеңне югалту, әти-әнинең аерылышуы, үзара аңлаша алмау, тормыш авырлыкларында баланы гаепләү). Җавапсыз мәхәббәт, дуслар белән мөнәсәбәтләрнең бозылуы, укудагы кыенлыклар, имтиханнарны бирә алмам дип курку, әти-әниләрнең өметен аклый алмау шушы адымга этәргеч була да инде.

Монда баланың холкы, хисчәнлеге, рухи сәламәтлеге зур роль уйный.

Ничек ярдәм итәргә соң?

Бу очракта якыннарының мөнәсәбәте бик мөһим. Баланы яратырга, аны үзен яратуларына ышандырырга, нинди генә хәлдә дә аның таянычы булырга кирәк. Шулай ук дусларының да хәлгә керә белүе сорала. Ниндидер мавыгулары, үзенә кызыклы шөгыльләре булса, ул рухи киеренкелекне җиңелрәк кичерә, стрессларга бирешми. Аның холкында шундый үзенчәлекне тойсагыз, психологка, психотерапевтка күрсәтегез. Кайчак яшүсмерләр үзләре дә, әти-әниләре дә психологка барудан кыенсына. Психолог белән аралашуның киләчәктә зуррак хаталардан йолып каласын белсә икән алар! Ул аны кичерешләрен аңларга, үз-үзен дөрес тотарга өйрәтәчәк, килеп туган хәлдән чыгу юлларын күрсәтәчәк.

Баланың рухи кыенлыклар кичерүен сизгер әти-әни күрми калмый. Иң элек аның үз-үзен тотышы үзгәрә, ул йә үз эченә бикләнә, йә елый, ярсый, гел каршы эндәшә, әйткәнне тыңламый, хәтта киресен эшли. Укуында проблемалар башлана, дәресләргә йөрми. Бала үзенә авыр икәнен сүзләр белән дә белдерә: “Бөтенесеннән туйдым! Тиздән миннән котылырсыз! Минем болай яшисем килми!” ише сүзләр – аның ярдәмгә чакыруы. Чын күңелдән сөйләшәсе, аңлашасы урынга, “Сиңа тагын нәрсә ошамый? Без синең өчен дип тырышабыз, ә син?” – дип, әти-әниләр хәлне тагын да катлауландыра гына. Баланың “мине беркем дә аңламый” дигән уе ныгый гына бу сүзләрдән. Мондый очракта ул киңәшкә түгел, кызгануга, хәлен аңлауга мохтаҗ. “Мин сине аңлыйм, хәзер сиңа авыр” кебек сүзләр белән аның янында булуыгызны күрсәтегез. Кайчак хәтта укудан ял итеп тору да файдага гына. Табиб белән киңәшеп, балага тынычландыра торган дарулар биреп карарга мөмкин. Ләкин ни генә булса да, баланы рухи проблемалары белән ялгызын гына калдырмагыз.

Юрий КАЛМЫКОВ, табиб, психотерапевт.
“Сөембикә”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836