Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Шатлык”ның ышанычы

последние и лучшие новости искусства в мире

26-3“Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда яңа эшли башлаган “Шатлык” театр студиясенә беренче көннәрдән үк йөри башлады Диләрә Хәмидуллина һәм яратып, зур теләк белән үз ролен – Гафифә образын тулы итеп ачып бирергә тырышып шөгыльләнергә кереште. Сәхнәдә үзен шулкадәр оста башкаручы итеп күрсәткән Диләрә үзе хәзер барысын да тәфсилләп сөйләп бирер:

- Бу студиягә ничек килдең?

- «Шатлык» студиясенә мине дустым Рәзил Шәймәрдәнов чакырды. Ул үзе дә бу спектакльдә әсәрдәге тормыш иптәшем ролен уйнады. Беренче көннән үк монда бик ошады. Җитәкчебез Гөлшат Харис кызы Кәбирова бигрәк тә яңалыкларга омтылучан, театр тормышын һәр күзәнәге аша тоючы режиссер, үз җилкәсенә катлаулы миссия салган шәхесләребезнең берсе.

Безгә барысын да укытты, күрсәтте. Безнең өчен ул укытучы гына түгел, ул безгә икенче әни кебек бик якын. Без аны яратабыз, аннан энергия алабыз. Гөлшат Харисовнаның янында гел эшлисе, иҗат итәсе генә килеп тора. Киләчәктә сәхнә юлыннан китмәсәк тә, ул биргән сабак тормышта бик кирәк булыр дип беләм. Безнең Төмән татар-башкорт «Шатлык» студиясендә шушындый режиссер булу – артистлар өчен генә түгел, халкыбыз һәм милләт өчен дә зур табыш ул. Чөнки Гөлшат Кәбирова үзенең бөтен барлыгы, булмышы белән халкыбызга хезмәт итә. Иң беренче чиратта, кайсы халыкның баласы икәнен яхшы белә, шуны таный. Татар театрындагы режиссер өчен бу иң мөһиме. Ул үз артистларын ярата. Менә шушы сыйфат Гөлшат Харисовнага иҗат итәргә, яхшы спектакльләр куярга көч, дәрт бирәдер дә.

- Төп рольләрнең берсен уйнау авыр булмадымы? Беренче спектакльдән соң кичерешләрең нинди иде?

- Әйбәт әсәрдә әйбәт роль булмый калмый. Ул хәтта баш роль дә булмаска мөмкин. Эпизодтагы рольдә дә тамашачы күңеленә уелып калырдай фикер ясала. Бу Г.Камалның «Беренче театр» спектаклендә мин Хәмзә байның иркә кызын – Гафифәне уйнадым. Һәрбер хәрәкәтне йөрәгем аша үткәреп эшләргә тырыштым. Кызык булды ул ролем. Мәхәббәте бар аның. Үз максаты бар.

Үз ролемне уйнап чыккач, беренче мактаулы сүзләрне режиссерыбыз Гөлшат Харисовнадан ишеткәч, йөрәгемә тулган бәхеткә сәхнә артында берничә минут ышана алмый тордым.

«Шатлык»та уйнарга теләгем һәр көн саен артканнан арта гына! Алла боерса, киләчәктә дә бик зур куаныч, ләззәт белән яңа образлар тудырырмын.

- Рәхмәт, Диләрә. Шулай татар сәнгатенә омтылган яшьләребез булуы зур сөенеч. Уңышлар һәркайда юлдаш булсын сиңа.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836