Шаяннар һәм тапкырлар көч сынаштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

18-7КВН, ягъни шаяннар һәм тапкырлар клубын кем генә яратмый икән!? Ничә буын үсеп чыкты бу клубның тапшыруларын карап, хәзер катнашучыларның күпләре телейолдыз. Татарлар да калышмадылар. «4 татарина» командасы югары лигада җиңүгә иреште. Чаллы шәһәрендә татарлар «Әйдә, ШаяРТ» лигасын оештырып җибәрделәр. Аңа да тиздән 30 ел була инде. «Әйдә, ШаяРТ» хәзер Казанда эшли. Чит төбәкләрдә дә командалар булдыру өчен күп көч куялар. Былтыр Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге вәкилләре төбәкара лигалар финалында 2 нче урын яулап кайттылар.

Әлбәттә, аларның максаты – өлкәдә татар КВН командалары төзү иде. Быелгы ярышларга әзерләнүне «Әйдә, ШаяРТ» җитәкчеләре төбәкләрдән башладылар. Алданрак килеп, җыелган командаларны шаяру серләренә төшендергәч, ярышлар оештырылды. Төмәндә дә 3 команда катнашында сайлап алу туры үтте. Оештыруда «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев һәм аның ярдәмчеләре: редактор Марат Зинһар, алып баручы Фәнил Баязитов белән бергә мәдәни-эшлекле үзәк, «ТатЛеди», «Әйдә Төмән» төркемнәре кызлары катнаштылар.

«ТатЛеди» кызлары, үзәк егетләре һәм Төмән районы, Индрәй авылының «Сары табан» төркемнәре көч сынашты. «Сары табан»ның актив әгъзасы Илсөяр Речаповадан уен турында сораштык.

- Март башында авыл депутаты Илдус Мәүлетов татарча КВНда катнашырга тәкъдим итте. Мин командада кем булыр, дип сорадым. Ринат Фәйзуллин, Илфат Яхин исемнәрен атады. Мин шунда ук ризалаштым, чөнки бу иң күңелле егетләр һәм безнең бергә менә дигән команда килеп чыгачагына иманым камил иде! – дип сөйләп китте Илсөяр. - Ринат, Илфат һәм мин элек Галия апа Сагидуллина җитәкчелегендәге театр түгәрәгендә шөгыльләндек, скетчлар куйдык, авыл концертларында миниатюралар белән чыгыш ясадык, хәтта күрше авылларга да бардык. Тәҗрибәбез бар иде, шуңа күрә үз-үзебезне күрсәтү дә куркыныч түгел, без барыбыз да сәхнәне сагынганбыз. Соңрак командага мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Рунис Юсупов өстәлде, ә чыгыш ясаганчы берничә көн кала, КВНда уйнау турында хыяллана идем, дип Эрик Бухарин мөрәҗәгать итте. Без аны бик шатланып командага алдык, нәкъ менә безгә өлкән актер, балыкчылар бригадиры ролендә уйнаучы кирәк иде.

Репетицияләр безнең авыл клубында үтте. Безгә хакимият җитәкчесе һәм клуб мөдире ризалык бирделәр. Гадәттә, кич белән җыелдык, шуңа да карамастан, Ләйлә апа Булатова теләсә кайсы вакытта репетицияләр өчен клубны ачты. Авылдашларыбызның ярдәме сизелә иде, бу күңелле булды! Без сыната алмадык! Мәзәкләрне дә барыбыз да бергә уйлап таптык, тапкыр кызыклы фразалар номерларга өстәлә тордылар.

Без үз командабызны «Сары табан” дип атадык. Безнең мәзәкләрдә авыл, балык һәм күл темасы күзәтелә. Чыгышыбыз икенче урынга лаек дип табылды. Шулай ук «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә аерым диплом да тапшырдылар. Игътибарга лаек миниатюра «Аквапарк» дип атала. Эш шунда ки, финалга кадәр берничә көн кала безгә Казаннан килгән тәҗрибәле белгечләргә үз мәзәкләребезне күрсәтергә кирәк иде. Алар әзер номерларыбызның берничәсен кистеләр. Өйгә кайтып, яңа номерлар уйлый башладык. Әби янында кунакта вакытта мин мәрхүм бабамның балык тота торган ятьмәләрен күрдем. Бу чыгыш ясау өчен менә дигән реквизит, дип уйладым. Шул мизгелдә башымда мәзәк тә туды.

Хәзер безнең авылдашларыбыз алдында чыгыш ясыйсыбыз килә, юморыбыз белән күңелләрен ачуны түземсезлек белән көтәбез. Ил өчен авыр вакыт, бик борчулы. Шуңа да сөендерәсе килә, - дип тәмамлады сүзен Илсөяр.

Ярыш булгач, әлбәттә, жюри да сайлана. Жюри әгъзасы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов татар КВН лигасының төбәктәге бәйгесе «Мята» кафесында үтүен хуплады. Яшьләрчә, заманча, диде ул. Чыгышларның татар телендә булуын да, түбәтәй, калфак киюләрен дә, башка яшьләрнең яратып тыңлап утыруын даяраткан ул. Командаларның һәркайсы җиңүче, дип билгеләп үтте Фәрит Хафиз улы. «Бик тырышканнар, татар телендә, конкурс жанрына тартылып, максатчан эш итүләре бик күркәм. Бер-берләре белән әллә нинди аерма булмады. Сәхнәдә кыю булдылар, каушамадылар, өч команда да югары дәрәҗәдә катнаштылар. Төмән җирлегендә зур вакыйга булды бу. Шулай да, озак фикерләшүдән соң, гран-прины - «ТатЛеди», 1 урынны – үзәкнең «Без бергә», 2 урынны «Сары табан» командалары алдылар.  

Татар авылларында шундый командалар оешса, татарлыкка тартылуда, яшьләрне уятуда зур этәргеч булыр иде.

Казаннан килгән егетләргә зур рәхмәт», - дип төп сүзен әйтте Фәрит Хәкимов.

Шулай итеп, август аенда Казанга финалда катнашырга «ТатЛеди» командасы барачак. Уңышлар телик аларга! Сынатмыйчан, өлкәбезнең данын яклап кайтсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума