#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сокланып туя алмыйм

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән минем яраткан язучым Гомәр Бәширов.

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Туган тел! Бу сүз минем өчен кадерле, газиз! Ул Ватан, туган җир, ата-ана, мәктәп, укытучы сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең иҗатларына сокланып туя алмыйм. Аларның әсәрләре аша мин туган телемнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйм. Матурлыгына, гүзәллегенә хәйран калам.

Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт үрелеп килә. Туган телемә хөрмәтне кечкенәдән бирле миңа укытучым Асия апа Зимагулова сеңдереп килә. Мин туган телемне бик яратам, шуның өчен дә тырышып-тырышып олимпиадаларга әзерләндек һәм призлы урыннар яуладык. Тирән тәэсирләр, шатлыклы хисләр белән ерак Казаныбыздан уңышлы әйләнеп кайттык.

Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк, дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Эльза АБУШАХМИНА, Вагай районы,
Казанлы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836