#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Солдат сөйгән ярына тәкъдим ясады

последние и лучшие новости искусства в мире

31-101 июль көнне иртәнге сәгать 7дә Ялутор тимер юл вокзалында бик дулкынландыргыч вакыйга булып узды. Бирегә армия хезмәтеннән кайтучы Исәт авылы егете Вилдан Алимбаевны каршыларга әти-әнисе, якын туганнары, дуслары килгәннәр иде. Алар арасында егетнең сөйгән яры – Аслана авылы кызы Азалия Мирхәлилова да бар. Поезд якынлашканны һәркем түземсезлек белән көтте. Поезд туктап, вагон ишегеннән егет күренүгә, барысы да аңа ташланды.

Туганнар белән күрешкәннән соң, Вилдан Азалиясенә армия хезмәтеннән көтеп алганы, авыр чакта аңа карата булган мәхәббәте көч биргәне өчен рәхмәтен белдерде. Һәм әти-әнисе, якыннарына мөрәҗәгать итеп: «Азалия – минем өчен иң уңган, иң сөйкемле, иң яраткан һәм иң якын кеше. Мин аны яратам!» – дип, традиция буенча бер аягына тезләнеп, Азалиягә матур тартмадагы никах балдагын тәкъдим итте. Көтелмәгән хәлдән кыз шаккатып, бераз югалып калды. Аннары сөеклесенең кочагына сыенды. Әлбәттә, кыз ризалашты һәм туганнары булачак кияү белән кәләшне көчле алкышларга күмделәр.

Вилдан Рафаэль улы Калуга өлкәсенең Балабаново шәһәрендә, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәтендә тормыш мәктәбен узды. Анда ул физик яктан ныгып, хәрби тәртипкә өйрәнеп, характерын, ихтыяр көчен чыныктырды.

Яшь кәләш тә төшеп калганнардан түгел. Быел ул А.Алябьев исемендәге Тубыл сәнгать һәм мәдәният колледжының хореография бүлеген кызыл диплом белән тәмамлап, кулына һөнәри таныклык алды.

Кич белән хезмәт итеп кайткан солдатның туган йортында зур бәйрәм - күрешү кичәсе узды. Биредә Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) хезмәткәрләре кызыклы конкурслар, уеннар оештырдылар. Руслан Назыйров һәм Илфар Мирхәлилов башкаруында дәртле җырлар яңгырады. Алар беркемгә дә күңелсезләнеп, тыныч кына утырырга мөмкинлек бирмәделәр.

Яшь парны чын күңелдән тәбрик итеп, мәхәббәтле нык гаилә төзүләрен телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836