Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан ел саен Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре армия хезмәтендә булган якташларына “Солдат посылкасы” әзерлиләр. Быел бүләкне алар авылдашлары, солдатның туганнары ярдәме белән ике егеткә җыйдылар.
Беренче посылканы 6 февраль көнне Күлавылда яшәүче Раилә Калиевага тапшырдылар. Мурманск шәһәрендә хезмәт итүче ефрейтор Илмир Илнар улына бәйрәм бүләген әзерләүдә 14 гаилә катнашкан.
Аларга һәм “Солдат посылкасы” акциясен оештыручыларга Раилә Мансур кызы белән Илмирның әбисе Фәнисә Миңнебаева олы рәхмәтләрен белдереп, изге догаларын юлладылар.
Бүгенге көндә Осетиядә хезмәт иткән Рузил Галеевка да якташлары ярдәме белән күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре татлы посылка әзерләп, Бумаер авылында яшәүче әти-әнисе - Раилә һәм Рәфыйк Галеевларга тапшырдылар.
- Илебез каршында булган бурычларын лаеклы рәвештә башкарган якташларыбыз өчен Ватанны саклаучылар көненә дип әзерләгән баллы бүләкләребез күңелле сюрприз булыр дип өметләнәбез. Егетләребез туган якларында аларны яраталар, исләреннән чыгармыйлар, көтәләр икәнен белеп торсыннар! Без аларга сәламәтлек, иминлек, сабырлык, бурычларын үтәп сау-сәламәт туган йортларына кайтуларын телибез Ә инде үземнең һәм күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре, солдатларыбызның әти-әниләре, якыннары исеменнән безнең чакыруны хуплап, акциядә катнашкан игелекле һәм әһәмиятле эш башкаручы якташларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм, - диде күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.
Рәүфә КАНГАЗИНА