Материалы

Солдатка озаттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-13Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Бу чара һәр җирдә дә егетләрнең якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

12 ноябрь көнне Ялутор районы, Күлавыл егете Илшат Алиуллинны хәрби хезмәткә озату чарасын Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе Ильяс Бакиев) бик күңелле итеп оештырдылар. Булачак солдат йортына туганнары һәм якыннары юл теләкләрен җиткерер өчен җыелдылар.

Борынгыдан килгән йола буенча, Илшат кунакларны каршы алды, котлаулар кабул итте. Килүчеләр булачак солдатка акча бүләк итеп, теләкләрен җиткерделәр. Озату чарасы күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Күчмә мәдәният комплексының яшь хезмәткәре Роберт Сабиров матур җырлар башкарып, Илшатка Ялутор районының яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт комитетыннан бүләк тапшырды.

48-11Аннары 17 ноябрь көнне Аслана мәдәният йорты җитәкчесе, күренекле җырчы Илчан Хөснетдинов үзенең артистлары белән авылдашлары Данис Булатовка шулай ук Ялутор районының яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт комитеты исеменнән һәм шәхсән үзләреннән бүләк тапшырды. “Ватан каршындагы бурычыңны лаеклы рәвештә үтәп, туган якка исән-сау кайтып, күрешергә язсын”, - диде ул булачак солдатка үзенең үгет-нәсихәт, киңәшләрен җиткереп. Әнисе электән килгән гадәт буенча, улына ипи кисәгенең яртысын ашатып, икенче кисәкне, улы сау-сәламәт әйләнеп кайтканчы дип, билгеле урынга салып куйды. “Бу йолалар безнең якта әлегә хәтле саклана. Аннары Данис өйгә тасма беркетте. Бу тасманы ул хезмәтен үтәп кайткач, үзе алып ташларга тиеш булачак. Йола буенча, бу тасма туганнарына аны гел истә тотарга мөмкинлек бирә. Тасма исә аның тиздән хезмәт итеп кайтуының символы да булып тора. Кунаклар ярдәме белән Данис без әзерләгән барлык сынауларны да намус белән уза алды. Ә безгә аңа игелекле юл, яхшы хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын телисе генә кала”, - дип сөйләде Илчан Хөснетдинов.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума