Материалы

Соңгы кыңгырау онлайн-форматта уздырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

22-1325 нче май көнне “Соңгы кыңгырау – 2020” бөтенроссия акциясе старт алып, Россиянең 700 мең укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шулар арасыннан 11 нче сыйныфны 692 мең укучы тәмамлый. Илебездә барган коронавируска каршы көрәш аркасында, әлеге масштаблы чара Халыкара студентлар телевидениесе ассоциациясе һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте ярдәмендә, «В Контакте» социаль челтәре базасында онлайн-форматта уздырылды. Ул Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтә башланды. Ачылу тантанасында мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов чыгыш ясады.

Аннан соң бөтен Россия укытучылары һәм укучылары хатирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук укучылар турыдан-туры эфирда мавыктыргыч флешмоблар карап, танылган блогерлар һәм алып баручылар белән “очраштылар”. Алар үзләренең мәктәп елларын искә алып, укучыларны котладылар, укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Быелгы уку елында Төмән өлкәсе мәктәпләреннән 28 меңгә якын бала чыгарылачак, аларның 17 меңе - 9 сыйныф һәм 11 меңе - 11 сыйныф укучылары. “Үз-үзеңне изоляцияләү режимы мәктәп тормышының гадәти рәвешенә төзәтмәләр кертте. Без аңлыйбыз, бүгенге көндә бәйрәм үткәрү мөмкинлеге юк, әмма чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгыраудан мәхрүм итү дә дөрес булмас иде. Шуңа күрә, бу чараны безнең өлкәдә дә онлайн-режимда уздырырга туры килде. Быел Яр буе һәм Төсле бульвар буйлап традицион йөрүләр урынына чыгарылыш сыйныф укучылары өчен видеоконференция булды. Төмән укытучылары технологияләрне дистанция ярдәмендә тулысынча үзләштерделәр, шуңа күрә моның белән проблема булмады. Билгеле булганча, 9 нчы сыйныфларда чыгарылыш имтиханнары бөтенләй булмаячак. Ә 11 нче сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр генә тапшырачаклар. 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга озак көтелгән аттестатларны кайчан бирәчәкләре әлегә билгеле түгел. Вакыты соңрак, Федераль мәгариф министрлыгы БДИ үткәрү тәртибендәге үзгәрешләрне раслаганнан соң билгеләнәчәк. Һәм моннан тыш, әлбәттә, Төмән өлкәсендә санитар-эпидемиологик хәл мөһим аспект булып тора”, - дип хәбәр итте өлкә мәгариф һәм фән региональ департаменты директоры Алексей Райдер.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума