Материалы

Социаль челтәрләрдәге фото аша күз тияме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Шәхси тормышыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә ярыймы? Социаль челтәрләрдәге фотолар аша адәм баласына, аның гаиләсенә күз тияргә мөмкинме? Әлеге сорауларга дин әһелләре ничек җавап бирә?

- Ислам дине шәхси тормышыңны башкаларга күрсәтүгә уңай карашта түгел. Көне буе интернет челтәрләрендә утыру кешенең гаиләсенә дә, аның яшәешенә дә дөрес тәэсир итми. Күпләр үзенең тормышын бары тик яхшы яктан күрсәтергә тырыша һәм куанычлы, шатлыклы вакыйгаларны социаль челтәрләргә урнаштыра. Ә аның мәгълүматларын карап баручылар бу адәмнең тормышыннан көнләшә башлый.

«Моның тормышы ничек яхшы икән» дип кара көнләшү белән караучылар саны күбәя. Шуңа күрә төрле бозымнар һәм начарлыклар да ясарга мөмкиннәр. Бүген мондый бәндәләр җитәрлек, - ди «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов. Хәзрәт фикеренчә, яхшы тормышлы кешеләрнең интернеттагы фото һәм видеоязмаларын башка чыганакларга урнаштырып, бүтән төрле максатларда кулланырга мөмкиннәр. Шуның өчен үзебезнең гаиләбездә, тормышыбызда булган шатлыклы вакыйгаларны туганнар һәм якыннар арасында гына калдырырга кирәктер. Бөтен дөньяга күрсәтмәсәк хәерлерәк.

Аннары, социаль челтәрләр кешенең күп вакытын ала. Ә кеше өчен иң кыйммәт нәрсә – вакыт. Шул ук вакытта пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә без, бәндәләргә болай дигән: «Күз тию хайванны – казанга, адәмне – кабергә кертер». Күз тиюдән саклану өчен шәригать кануннары буенча яшәргә кирәк. Болар – тәһарәтле булу һәм «Фатыйха», «Ихлас», «Фәләкъ» сүрәләрен һәм «Аятел-Көрси» аятен уку.

Шул ук вакытта интернет яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә яңалыклар белән танышып бару өчен уңайлы чара икәнлеген хәзрәт инкарь итми. Социаль челтәрләр аркылы да кеше дингә якыная, мохтаҗларга ярдәм кулы суза ала бит.

“Кызыл таң” газетасыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума