#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Спорт өлкәсендә үрләр яулаучы егетләр

последние и лучшие новости искусства в мире

22-12Ике бертуган - Илнар белән Илдан Бакиевлар балачакта ук кем булачакларын белеп үстеләр. Алар һәрвакыт танылган спортчылар булырга теләделәр. Мәсәлән, Илнар төрле хәрәкәтчән уеннар уйнарга яратты, бигрәк тә “лапта” уеныннан ләззәт алды. 11 яшьтән ул бу коллектив уены белән җитди мавыга башлый һәм бу спорт төре буенча уңышлары күзгә күренерлек үсә, тиздән ул Төмән өлкәсенең юниорлар җыелма командасы өчен чыгыш ясый. Аннары ул 2011 елда рус лаптасы буенча Ярославль шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында юниорлар арасында Россия чемпионы исемен алып, спорт мастерына кандидатлык нормативын үти.

Шул вакыттан башлап, спорт мастерлыгына кандидат Илнар Бакиев өлкә, Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясый һәм бөтен җирдә ул бары тик югары үрләр генә яулый. 2017 елда Анапа шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында лапта буенча ил Кубогы уза. Ярышларда җиде ир-ат командасы катнаша. Алар арасында Төмән өлкәсенең җыелма командасы икенче урынга чыга. 2018 елда Йошкар-ола шәһәрендә үткән Россия кубогында катнашып, аның командасы уңышлы чыгыш ясап, Россия Кубогын яулый. Гомумән әйткәндә, Илнар Ильяс улы уйнаган команда беркайчан да бүләксез калмый, команда әгъзалары күп тапкырлар инде өлкә чемпионнары. Бүгенге көндә спортчы егетебезнең медальләре бик күп. Ә бу, әлбәттә, бик тырышып эшләгәнне, күп көч һәм тир түккәнне күрсәтә. Илнарның энесе Илдан кечкенә чактан ук биатлон белән кызыксына. Телевизордан ярышлар караганда чит ил спортчылары аткан чакта: «Бац, бац – мимо!», ә безнекеләргә: «Эләктер!» - дип кычкырып көч-дәрт биреп торган. Шул вакыттан бирле биатлон кечкенә малайның йөрәген яулап, ул чын мәгънәсендә көчле, чыдам һәм ышанычлы спортчы булып җитешә. Ул яраткан спорт төре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнеп, спорт мастеры исеменә ия була. Бүгенге көндә Илдан биатлоннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Луиза Носкова исемендәге олимпия резервлы спорт мәктәбенең биатлончысы Илдан Бакиев 10 ел дәвамында барлык мөмкин булган үрләрне яулый. 2018 елда ул Екатеринбург шәһәрендә биатлон буенча төбәкара ярышта - «Григорий Князев истәлегенә» призына спринтерлык ярышларында бронза медаль ала. Уфа шәһәрендә узган «Урал кубогы» Бөтенроссия ярышларында спринтерлар ярышында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче унлыкка керә. 2018 елның 27 сентябрендә шулай ук Уфада узган биатлон буенча Россия беренчелегендә Төмән командасы да көмеш медаль яулый. Әлбәттә, биредә олимпия резервлы спорт мәктәбен тәмамлаган Илдан Бакиев та катнаша. Ә 2019 елда ул Россия беренчелегендә алтын медаль яулый һәм пьедестал биеклегендә басып тора. Озак та үтми, ул Санкт-Петербург шәһәреннән Төмәнгә тагын җиңү алып кайта. Шул ук елны Илдан Словакиядә биатлон буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегендә ил данын яклап, уңышлы чыгыш ясый һәм дөнья дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Яраткан әти-әни, әби-бабайлары аларны балачактан ук хезмәт сөючән, тырыш, тәртипле һәм максатчан итеп тәрбиялиләр. Тотынган һәр эшкә җаваплы карау нәтиҗәсендә, бу ике егет балачак хыялларын тормышка ашыралар.

Бүгенге коронавирус пандемиясе чорында барлык тренировка чаралары, төрле ярышлар үткәрелми. Хәзер алар, спорт формасын саклап калу өчен, мөстәкыйль рәвештә өйдә шөгыльләнәләр. Югары әзерлек режимы бетерелүгә, тренировкалар тулы күләмдә яңартылачак. Илнар белән Илдан яшьләргә төшенкелеккә бирелмәскә, авырлыкларга карамастан, куйган максатка омтылу кирәклеген киңәш итеп: “Карантин - актив эшчәнлекне туктату өчен сәбәп түгел. Спорт белән шөгыльләнегез, бәхетле һәм сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – диделәр бертавыштан.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836