#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Студентлар фәнни конференциядән кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

23-7Май аенда С.Суразаков исемендәге Алтаистика фәнни-тикшеренү институтында күренекле этнограф, экономист, җәмәгать эшлеклесе Сергей Швецовның 160 еллыгына багышланган ”XIX – XX гасыр башында Алтай – Көнбатыш Себер: халык, хуҗалык, мәдәният” дигән тема буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте. Биредә Россия Федерациясенең 20 регионыннан катнашкан күренекле тарихчылар, этнографлар, филологлар, югары уку йортларында эшләүче укытучылар шулай ук Алтай Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре арасында Төмән өлкәсеннән Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина, студентлары - Гөлнур Зиннәтуллина, Диләрә Тачитдинова һәм Сәрия Кәбирова да катнаштылар.

Пленар утырышны Алтаистика фәнни-тикшеренү институты директоры Николай Екеев ачып, делегатларны җылы сәламләде. Ул үзенең докладында С.Швецовның фәнни хезмәтләренең мәдәни-тарихи мәгънәсе турында сөйләп, “Таулы Алтай һәм аның халкы” дип аталган 6 томнан торган монографиясенә тулы анализ ясады. Шул тема буенча үзенең хезмәте белән таныштырып Томск дәүләт университетының Көнчыгышны өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Людмила Шерстова чыгыш ясады. Казан кунагы – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның фәнни хезмәте XIX гасыр ахыры һәм XX гасырда Саян-Алтай таулыгы төрки халыкларын этник яктан билгеләү проблемаларын яктыртты. Алтаистика фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Надежда Тадышева Алтай халкының гаилә йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Аннары делегатлар үзләренең доклад темаларына карап, конференция кысаларында эшләгән “Алтай һәм Көнбатыш Себер халыкларының тарихы һәм демографиясе”, “Традициягә кергән һәм замана мәдәнияте”, “Фольклор, әдәбият һәм тел белеме буенча актуаль проблемалар” дигән секцияләргә таралдылар. Шунысы мөһим: “Фольклор, әдәбият һәм тел белеме буенча актуаль проблемалар” секциясен филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина җитәкләде. Конференциянең икенче көнендә кунаклар Камлак авылына экскурсиягә юл алдылар. Биредә “Традицион мәдәният хәзинәсе һәм буыннар дәвамчанлыгы” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Йомгаклау пленар утырышында бертавыштан резолюция кабул ителде, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Узган фәнни конференция турындагы кичерешләре белән бүлешеп Гүзәл Җәгъфәр кызы: “Тубыл педагогия институтында мин “Көнбатыш Себер халыкларының мәдәниятара аралашу” дип исемләнгән фәнни перспективалы лабораторияне җитәклим. Менә шунда фәнни эш белән шөгыльләнүче студентларым һәм мин Алтай Республикасында узган конференциягә институтның матди ярдәме белән барып кайттык. Форсаттан файдаланып, институт җитәкчеләренә һәм конференцияне оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Шунысы да игътибарга лаек: конференциядә абруйлы галим-галимәләр арасында бары безнең студентлар гына катнаштылар һәм үзләренең белемнәрен лаеклы рәвештә күрсәтә алдылар. Оештыручылар һәм делегатлар докладларны тыңлаганнан соң эшебезгә нәтиҗә ясап: “Югары дәрәҗәдә фәнни әзерлек алганнар” дигән бәя бирделәр һәм киләчәктә тыгыз мөнәсәбәттә аралашып эшләргә тәкъдим ясадылар. Студентларымның хезмәтләре тел белемендә яңа юнәлеш – лингвокультурология (Тел һәм мәдәниятнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә торган фән) буенча башкарылган. Гөлнур Зиннәтуллина чыгышында себер татарларының “суктырып уйнау”лары (төйдереп бию) турында кызыклы итеп сөйләде. Себер татарларының милли киемендә булган кыз “суктырып” биеп тә күрсәтеп, галимнәрдә аеруча кызыксыну уятты. Гомумән әйткәндә, конференция һәрьяктан уйланып, югары дәрәҗәдә оештырылган.

Кунаклар экскурсия, күргәзмәләрдә булдылар, бик матур концерт карадылар. Студентларым абруйлы, күренекле галимнәр белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясаганнары һәм фәнни хезмәтләре аларныкы белән бергә конференция материаллары җыентыгында басылачагына бик горурландылар. Кайткач та: “Әйдәгез, эшебезне дәвам итик”, - дип, миннән яңа темалар сорап алдылар”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836