Материалы

Төмәндә җәйге универсиада

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәре 5 нче җәйге РФнең авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары универсиадасына әзерләнә. Уеннар 30 нчы июньнән 6 нчы июльгә хәтле Россия Федерациясенең спорт министрлыгы, авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм өлкә хакимияте ярдәме белән оештырылачак. Белгәнебезчә, 2007 нче елда шәһәребездә үткән кышкы универсиада ярышларында 53 аграр югары уку йортларыннан меңнән артык спортчы катнашкан иде, ә җәйге уеннар бездә быел беренче тапкыр уздырылачак.

Бу көннәрдә өлкә башкаласына төрле илләрдән 700 спортчының 5 программалы спорт төре – ирләр һәм хатын-кызлар баскетболы, волейболы, җиңел атлетика һәм 5 чемпионатта - ирекле һәм грек-рим көрәше, пауэрлифтинг, дартс, полиатлон буенча ярышырга килүләре көтелә. Өлкә губернаторы урынбасары, АПК региональ департаменты җитәкчесе В.Чейметов әйтүенчә, әлеге чара бик кызыклы һәм һәркемнең күңелендә тирән эз калдырачак, чөнки моның өчен оештыручылар бар көчләрен куеп әзерләнәләр. Төмәннең спорт мәйданнары, судьялар, оештыручыларның профессиональлеге кунакларга үзләрен уңайлы хис итәргә ярдәм итәр дип ышандыра ул. “Авыр конкурс системасында өлкәбез әлеге ярышларны үткәрергә хокуклы булды. Тәҗрибәләргә караганда, мондый спорт уеннары көчле спортчылар тәрбияләүдә мөһим урын алып тора. Бу юлы да шулай ук булачак. Төмәнгә олимпиада чемпионнары һәм Россия спортының булачак йолдызлары җыелачаклар. Без регионыбызның экономика буенча уңышларга ирешүен генә түгел, ә ял һәм спорт чараларын да югары дәрәҗәдә оештыра алуын күрсәтергә тиешбез», - дип әйтә өлкә АПК департаменты җитәкчесе. 54 югары уку йортыннан килүче делегация арасында 9 ректор укыту хуҗалыгы җитәкчеләре белән Төмән аграрийларның хезмәтләре белән танышып, тәҗрибәләр белән уртаклашырга киләчәкләр. “Регионыбыз турында мәгълүмат күп, әлбәттә, ләкин күпләр үз күзләре белән күреп карарга телиләр. Универсиада тәҗрибәләр уртаклашыр өчен иң яхшы мәйданга әйләнәчәк”, - дип әйтә ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума