Материалы

Талантлы Дилия

последние и лучшие новости искусства в мире

29-9Дилия Октябрист кызы Ишимцева кече яшеннән үк сәнгатькә тартылып үсә. Моңлы, үзенчәлекле тавышлы Октябрист абый Мәҗитов Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге оештырылганнан бирле концертларда катнаша, ул татар мәдәниятен торгызу, үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Гаиләдә Дилия татар җырларын тыңлап үсә, апасы Дания белән кече вакытларыннан милли бәйрәмнәрдә катнашалар. Кызларының сәләтен, теләген әти-әнисе күреп Дилияне шәһәрнең музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Сәнгатькә гашыйк булган Дилия тормышта үз юлын таба.

Тубыл пединститутын тәмамлап, район мәдәният үзәгендә иҗади хезмәт юлын дәвам итә. Мәдәни чараларны оештыручылар районыбызның рус, татар авылларында төрле мавыктыргыч, кызыклы бәйрәмнәр үткәрәләр, өлкән яшьтәгеләр дә аларның игътибары үзәгендә. Милли бәйрәмнәрдә төрле милләт вәкилләре яратып катнашалар. Дилия җырчы да, биюче дә, уен коралларында оста уйнаучы да. Сәләтле яшь белгеч: ”Мин көнчыгыш биюләрен яратып башкарам. Гомумән, мәдәният үзәгендә эшләүчеләр иҗат кешеләре булырга тиешләр. Без җырчылар да, биючеләр дә. Мин биюдән башка, Зөфәр Янгулов белән рус, татар җырларын да башкарам, баянда, думбрада уйныйм. Дуэт белән башкарган җырларыбызны тамашачыларыбыз бик яратып тыңлыйлар. Район үзәге каршында музыкаль ансамбль оештырдык, киләчәккә планнарыбыз зур. Бу юнәлеш буенча яшьләр һәм өлкәннәр өчен бию түгәрәкләре алып барам. Хатын-кызларга шәрыкъ биюләре ошый. Халыкара бәйгеләрдә катнашып беренче, икенче урыннар яуладык. Эшемне яратып, зур теләк белән, тырышып эшлим. Сәнгать мәктәбендә алган белемем профессиональ яктан эшемне алып баруда ярдәм   итә. Безгә дөрес тәрбия биргән, балачак вакытыбыздан рухи яктан безне баетырга тырышкан әти-әниебезгә рәхмәтлемен”, - дип сөйләде. Дилия Октябрист кызының уңышлары, иҗади хезмәте дә горурланып сөйләрлек. Үзе яшь булса да, ул Казанда, Сургут шәһәрендә узган “Россиянең йолдызлар яңгыры” халыкара бәйгеләрендә, Ханты-Манси автоном округына кергән Федоровский поселогында “Йолдызлар тантанасы” халыкара фестивалендә катнашып 1-2 урыннарны яулый. Халыкара конкурсларда, читтән торып катнашкан IT проект–бәйгеләрдә җырчы Зөфәр Янгулов белән башкарган җырлары 2нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнә. Татар мөһитендә тәрбияләнгән, тамашачыларын матур чыгышлары, дәртле биюләре белән шатландырып торган Дилия Октябрист кызына яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума