Материалы

Тәрәзәңә таш эләксә

последние и лучшие новости искусства в мире

Юлда барганда йөк машинасы тәгәрмәче астыннан вак ташлар очып, артта барган транспортның алгы тәрәзәсенә килеп бәрелү очраклары бихисап. Тәрәзә чатнамасын дисәң, йөк машиналары артыннан бармау яхшы яки билгеле араны саклау зарур. Мәсәлән, 50 км/сәгать белән барган йөк машинасының тәгәрмәченнән чыккан таш 20 метрга оча. 75 км/сәгатьтә - 40 метрга, 100 км/сәгатьтә - 75 метрга. Шушы араны саклап барганда гына алгы тәрәзәгә зыян килү куркынычы кими.

Әгәр тәрәзәгә таш эләккән икән, белгечләр түбәндәгечә эш итәргә куша:

- Тәрәзәгә һава өрдерүне шундук туктатырга кирәк.

- Таш тиеп яньчелгән урынга төссез скотч ябыштырырга. Бу дефект булган урынга тузан керүдән саклый.

- Тәрәзәне ремонтлау эшен озакка сузмагыз. Мөмкин кадәр тизрәк ясатыгыз. Заманча ысуллар ярдәмендә яньчелгән урынны сизелмәслек итеп төзәтәләр.

- Ремонтка кадәр машинаны тигез урынга куярга, кояш нурлары төшә торган җирдә калдырмаска киңәш ителә.

- Әгәр таш тигәч, тәрәзәдә ярык барлыкка килгән икән, аны алыштырырга туры киләчәк. Әлеге эш башкарылганнан соң, машинаны 12 сәгать күләгәле һәм тигез урында тоту киңәш ителә.

“Ирек мәйданы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума