Материалы

Тиз генә капкалап алганда, шоколадка тотынма!

последние и лучшие новости искусства в мире

Эштә вакытта тиз генә ашыйсы килгәндә шоколад яки конфет белән чәй эчәбез. Камыр ризыгын да ашап куябыз. Болар – югары калорияле ризыклар. Шуңа да ашыйсы килүне баскан һәм шул ук вакытта калория­се дә аз булган продуктларны ашарга тырышыгыз. Ә алар бик күп.

* Эремчек белән бал. Калориясе дә аз, әзерләргә дә вакытны алмый.

* Пешкән алма тәмле дә, файдалы да. Аны чистартып, газ мичендә пергамент өстенә куеп, 20 минут пешерегез.

* Йогыртка кабак төше салып ашагыз.

* Ананас белән грейпфрут салаты да тәмле. Аңарда калорий бөтенләй юк.

* Кишерне уып, йөзем кушып ашап алыгыз.

* Алманы кисәкләргә бүлеп, өстенә җир чикләвеге (арахис) мае тамызып ашагыз.

* Кефир яки ряженка эчегез.

* Йогыртка банан турап ашау да дөрес.

«Шәһри Казан»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума