#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тиз әзерләнә торган ризык файдалымы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы елларда халык арасында тиз әзерләнә торган ризыклар модага керде. Бер уйлаганда, аны әзерләү дә җиңел.

“Макдоналдс”ларга, кафе-бистроларга кергәндә, без андагы ризыкларның файдасы яки зыяны турында уйланабызмы? Анда керүчеләр нәрсә белән туклана икән? Әйдәгез, бергәләп күз салыйк. Гадәттә, биредә гамбургер яки чизбургер, кыздырылган тозлы бәрәңге һәм кока-кола, фанта кебек газлы эчемлекләр тәкъдим итәләр. Мондый ризыклардан туклык хисе барлыкка килә. Гамбургер да, чизбургер да мул итеп тоз салып әзерләнә. Тозлы ит, сыр, соус, тозлы кыяр – барысы да камырга төрелгән. Аннан соң тозлы бәрәңге ашыйсың да, эчәсе килә башлый. Бер литрга якын бозлы кола яки фантаны эчәсең. Ашказаны шар кебек тула. Тамак туйды дигән ялган хис шуннан барлыкка килә дә инде.

Игътибар иткәнегез бармы? Тиз әзерләнүче ризыкларның саклану вакытлары бик озак. Ризык саклансын өчен, аңа консервантлар кушалар. Консервантлар ашказаны өчен бик зарарлы. Шуңа күрә тиз әзерләнә торган ризыклар организмга зыян гына китерә.

Корылтай делегатлары
Заман оешмасы яшьләре

Хуш исле поп-корнга кызыкма

Дөрестән дә, поп-корнның файдасы юк диярлек. Өстәвенә үпкәләргә дә зыяны бар. Дөресрәге, кукуруз үзе түгел, ә аны кыздырган май зыянлы. Белгечләр майга кушыла торган хуш исләндергеч матдәләр гаепле дип саный. Бу әлегә исбат ителмәгән, шулай да алар кыздырганда таркала һәм зыянлы матдәләр бүлеп чыгара. Кайвакыт бу истән зыян күрүчеләрнең үпкәләренә операция ясарга да туры килә.

Поп-корн белән артык мавыкмаска киңәш ителә (өйдә кыздыру бөтенләй тыела).

Ләйсән НУРУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836