#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тиздән кыз-егетләр бәйгегә җыелалар

последние и лучшие новости искусства в мире

50-7Туган телне, традиция, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүне; яшьләрне рухи кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны; сәләтлеләренең төрле яктан үсүләренә шартлар тудыруны; әйдәп баручы киләчәк буынның шәхси мөмкинлекләрен табу һәм ачуны; башка милләтләрнең дә бөек халкыбызның тарихы, мәдәниятенә игътибарын арттыру, милләтара элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган өлкә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел көз айларында сынауларын оештырдылар. 11 нче мәртәбә үтәсе бәйгеләрнең финалына 19 гариза бирүчедән 14 егет һәм кыз сайлап алынды. Алар өлкәбезнең Төмән, Тубыл, Когалым, Ялутор шәһәрләреннән, Ялутор, Төмән районнарыннан һәм Омск шәһәреннән килгәннәр.

Хәзер бу яшьләр Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә финалга әзерләнәләр. Анда татар теле, татар халкы тарихы, ислам нигезләре, психология, хореография, дефиле буенча дәресләр, имидж һәм стиль, макияж, көрәш, милли аш-су буенча мастер-класслар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, иҗади лабораторияләр, чыгышларның репетицияләре үтә.

Алар арасында җырчы, биюче, спортчы, хәтта шигырь язучылар да бар. Бала чактан ук әлеге бәйгенең финал тамашаларында үзләре дә киләчәктә катнашырга хыялланып утырганнар да үсеп җиткән. Бәйгенең татар яшьләренә сәләтләрен үстерергә, татар телен үзләштерергә зур этәргеч бирүе бәхәссез. Шуңа да күбесе фестиваль, ярышларда җиңүләргә дә ирешергә өлгергәннәр. Милли ризыкларны белү генә түгел, әзерли алучы кызларның булуы да күңелле.

19 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Себернең алтын капкасы” концерт-бию залында якты һәм кызыклы финал тамашасы көтелә. Бәйгедә җиңүче кыз һәм егеткә 200 сумлык сертификат вәгъдә ителә. Башкалар да бүләксез калмаячак. Ә инде тагын бер яңалык: бәйге кысаларында финалга үтүчеләр катнашында социаль проектлар презентациясе үтәчәк. Һәркем үз идеясен тормышка ашырыр өчен грант оту мөмкинлегенә ия була ала.

Быел караучылар милли ризыклар белән тулы аш-су өстәлләре артында рәхәтләнеп хуш исле чәйләр эчеп тамаша кылачаклар.

Тагын да Казан шәһәреннән килгән танылган татар җырчылары Илнар Сәйфиев һәм Раяз Фасихов та тамашачы күңелен яулап алырлар, бәйрәмгә ямь өстәрләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836