Тотылган машина алганда ниләргә игътибар итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайбер йөртүчеләр, техника инде тулысынча киендерелгән, “обкатка” узган, сыналган, арзанракка да төшә дип, махсус тотылган машинага өстенлек бирә. Дөрес сайласаң, андыйлары да озак еллар проблемасыз йөри. Беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә?

- Кузовның буявы бертөрле һәм тигез булырга тиеш. Аны махсус прибор ярдәмендә белеп була.

- Салонда урындыклар нинди хәлдә, педальнең резиналары ничек сакланган, руль шомарып бетмәгәнме - барысын да тикшерергә. Капот астына карап, автомобильнең үткән юлы белән спидометр күрсәткечен чагыштырырга мөмкин. Машина бер-ике еллык кына булса, күзгә күренеп торган коррозия билгеләре аның ремонтка кереп чыгуы турында сөйли.

- Машинаны йөртеп карарга, “ходовой”ны тикшерергә. Тизлекне алыштыру тартмасын, арткы “мост”ны тыңларга була. Двигатель эшләвенә игътибар итәргә. Ят тавышлар юкмы?

- Сату-алу килешүендә мәгълүмат төгәл күрсәтелергә тиеш. ПТСның оригинале булсын. Акча алу турындагы “расписка” хакында да онытмаска.

“Ирек мәйданы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума