#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл яшьләренең яңа уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

52-46-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узган XI нче “Татар яшьләре лидеры мәктәбе” чарасында Төмән дәүләт университеты филиалы Тубылның Д.Менделеев исемендәге педагогия институты студентлары, Тубыл яшьләре оешмасы җитәкчеләре Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Алар бу проект кысаларында үткәрелгән грантлар бәйгесендә 30000лек сертификат белән бүләкләнеп кайттылар. Яшь җитәкчеләрнең уңышлы чыгышлары һәм узган чара турында тәэсирләре белән Сәрия Кәбирова уртаклашты. ”Татар яшьләре лидеры мәктәбе”н Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, татар федераль милли–мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырдылар.

Ачылу тантанасында яшьләр оешмалары җитәкчеләре, актив катнашучылар чыгыш ясап, проектлары белән таныштырдылар. Лекцияләр, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшүләр файдалы булды, хәтеребездә уелып калды. Монда катнашканнан соң башка төбәкләрдә яшьләр ничек эшләгәннәрен күз алдына китерә алабыз. Яшьләр өчен кызыклы, файдалы форумда без дә үз проектыбызны тәкъдим иттек, тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Тубыл шәһәрендә үткәргән чаралар турында сөйләдек, киләчәккә планнарыбыз белән таныштырдык. Беренче мәртәбә татар федераль милли-мәдәни автономиясе грантлар оту бәйгесен оештырганнар иде. Тубыл педагогия институты һәм Төмән дәүләт университеты делегатлары «Татар балалар лидеры мәктәбе» проекты белән таныштырдылар. Безнең проект 30000лек грантка лаек булды. Мондый уңышларга ирешүебезгә без бик шатбыз. Киләчәккә планнарыбыз шул – “Тубыл яшьләре” төркеменә районнардан, авыл мәктәпләреннән югары сыйныф укучыларын чакырып, аларны кызыксындыру. Шәһәрдә оештырылган очрашуларга Төмән өлкәсендә уңышлар яулаган яшь җитәкчеләрне чакырып, аларның тәҗрибәләре белән таныштыру. Очрашулар, фикер, тәҗрибә белән уртаклашуларның нәтиҗәләре, һичшиксез, күренә ул. Тренинглар, лекцияләр үткәрүне без Тубыл шәһәрендәге яшь спикерлар, блогерлар катнашында 15 нче мәктәп укучылары белән үткәргән идек. Лидерлык сыйфатларын үстерер өчен мондый очрашулар кирәк һәм мөһим. Киләсе елга Казанда оештырылган мондый форумга Тубылның һәм районыбызның актив яшьләрен алып баруны планлаштырабыз”, - дип сөйләде актив кыз.

Кызларга Тубыл шәһәрендәге “Татар яшьләре лидеры мәктәбе”нең эшчәнлекләрен үстереп, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836