#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл яшьләрен котлыйбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

39-6Казан шәһәрендә узган татар яшьләре көннәрендә 180 делегат катнашты. Алар арасында Тубыл педагогия институтының филология факультеты студентлары Гөлнур Зиннәтуллина белән Сәрия Кәбирова да бар иде. Сәрия Кәбирова кичерешләре белән уртаклашты: ”Татар яшьләренең очрашулары быел “Идел” яшьләр үзәге оешмасының 30 еллыгына туры килде. 30 ел элек тә актив яшьләребез туган телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм киләчәк буын турында уйлаганнар. Ләйсән Сафина - “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, бу матур чараларны оештыручылар төрле милли рухта бәйгеләр, түгәрәк өстәл артында очрашулар, мастер-класслар, уеннар үткәрделәр.

Илебезнең төрле өлкәләреннән җыелып килгән яшьләр белән татар телендә аралаштык. Мин татар кызы бәйгесендә катнашып, җиңү яулап кайттым”, - диде. Лидерлар бәйгесендә җиңү яулаган Гөлнур Зиннәтуллина: ”Лидерлык - ул эшебезгә нәтиҗә ясау түгел. Без дәрәҗәбезне күтәрергә, тагын да уңышлы эшләргә тиешбез. Тубыл шәһәрендә «Татарча диктант» акциясен үткәрергә, балалар арасында лидерлар мәктәбен һәм “фатирник”-очрашулар оештыруны планыбызга керттек. Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Кормановның гаять зур ярдәме сизелде. Төмән өлкәсе төркемендә Тубыл егете Айдар Ниязов та катнашты. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбен тәмамлап, Казанның И.Әүхәдеев исемендәге музыка көллиятенә укырга кергән Айдар Ниязов якташлары төркемендә бәйгедә катнашып “Уңган егет” номинациясендә җиңү яулады. Талантлы яшь егет бөтен тамашачыларның, катнашучыларның мәхәббәтен яулады. Без башка өлкәләрдән килгән делегатлар белән дә аралаштык, фикерләр белән уртаклаштык”, - дип сөйләде.

Яшьләргә яңа ачышлар һәм алдыгызга куйган максатларыгызны тормышка ашыру өчен илһам телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836