Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыллылар “Сәләт”тә

последние и лучшие новости искусства в мире

30-14Без, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбеннән 10 укучы, «Болгар-Туган тел» дип аталган лагерьга барырга җыелдык. Безне ТОГИРРО доценты Рафаэль абый Гадиев Казанга алып барды. Юл буе җырлап, үзебез белән алган гармун, думбра, курай, бәрмә уен коралларында уйнап бардык. Вокзал янында да сәләтебезне күрсәтеп алдык. Шулай күңелләнеп “Болгар-Туган тел” лагерена барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

Әлеге лагерьның максаты - туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнү.

Шулай килеп чыкты ки, безне төрле отрядлар һәм аланнар буенча бүлделәр, ә алар 4әү иде: Зилант, Саками, Арагил, Канатлы барс. Мин соңгысына эләктем. Монда балалар дустанә иделәр, әйдәманнар (вожатый) гел кәефне күтәреп тордылар. Ә безнең өлкән әйдаман Шамил абый күңелле, мәрхәмәтле һәм ачык кеше, аңа теләсә нинди проблема белән мөрәҗәгать итәргә була иде.

Лагерьда һәр көн тулысынча планлаштырылган. Иртән күңелле музыка белән физик күнегүләр башкарыла, аннары үзебезнең җырны җырлап иртәнге ашка китәбез. Соңрак уку программасы башлана. Бу татар теле дәресләре иде, аннары без аны белүгә тест уздык. Алар 3 дәрәҗәдә: түбән, югары һәм урта, мин соңгысына йөрдем. Дәресләр тулысынча татар телендә узды, мин һәр сүзне игътибар белән тыңладым. Шуннан соң төрле кызыклы һәм гыйбрәтле мастер-класслар узды.

Кичләрен төп бина янына җыелышып, төрле чараларда катнаша идек. Минем хәтердә “Нәрсә? Кая? Кайчан?”, КВН, сәләтле балалар концерты калган. Концертта безнең “Сүзге” һәм “Илһам” ансамбльләре дә катнаштылар. Лагерь һәркемгә дә бик ошады, аерылышасы гына авыр булды. Ләкин күңелгә кереп урнашкан лагерьда ял итү хатирәләре һич онытылмас.

Без, Төмән өлкәсеннән лагерьга барган укучылар, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллинга, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусинага, ТОГИРРОның оештыру бүлеге җитәкчесе Екатерина Мининага, хезмәткәре Анастасия Райтерга, Рафаэль Галимҗан улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Эмилия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836