Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Әнием

Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки  янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: ”Кызым, матурым!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Минем әниемнең исеме Рузинә. Минем өчен ул сөйкемле, искиткеч матур, нәфис. Әнием мине өйдә чисталыкны сакларга, тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәтте. Җәй көне без бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. Ял көннәрендә әбиләргә кунакка барабыз.

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул - ана дигән изге зат.

Карина ГАЛИНА

Әнием - матурым

Минем әниемнең исеме Луиза. Әбием аңа шундый матур исем кушкан, чөнки матур, акыллы булып үссен дип юраган. Дөресен әйткәндә, ул чынлап та шундый. Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар - безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безнең  яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

Без гаиләдә өч бала. Әнинең игътибары һәммәбезгә бертигез була. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем «әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. Мин дә әнием шикелле бәхетле буласым килә.

Аделина ШӘРИПОВА

Җәннәт - аналарның аяк астында

Әниемнең исеме Зөлфия, бу исем гарәп теленнән кергән һәм “искиткеч”, “сөйкемле”, “сылу” дигәнне аңлата. Аңа 43 яшь. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята.  Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән  нур һәрберебезгә җылылык  бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм.  Әнием   кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле, акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте тудыра.    

Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше - баласы өчен кайгырып яши. Без әниемнең дүрт баласы. Сеңелем авырганда да, абыем армиядә булганда да әнием бигрәк тә борчылды. Ул безне бик тә ярата. Үз чиратыбызда, без дә, әниебезне яратып, аңа кайгы-хәсрәтләр китермичә яшәргә тырышабыз. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.

Аишә АЛЕЕВА

Минем яратканым

Тәмле ашлар пешерүче,
Матур гөлләр үстерүче,

Йомшак телле, назлы сүзле,

Ул бит минем әнием.

Әнкәй, әни..... Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Әни - безгә тормыш биргән кеше. Төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган син – ӘНИ!. Һәркемгә үз әнисе бик кадерле булган кебек, миңа да үз әнием - иң кадерле кеше. Аның исеме Альбина Шәрипова, ул – хуҗабикә, ә без - аның өч баласы. Иртән йокыдан безне үзенең ягымлы тавышы белән «кызым», «улым» диеп сөеп уятуын мин бик яратам. Тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакыра. Хәерле юл теләп мәктәпкә озата. Без авырган вакытта да гел янәшәбездә була, кайгыртып тора. Үзенең җылы куллары белән мине сыйпап алса да, авыруым бетеп киткәндәй була.

Шамил ШӘРИПОВ

Кадерле кешем

Минем әнием - Альбина Хәлитуллина, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үз эшен яхшы белә, балаларны ярата. Гаиләдә без өч бала. Әнием белән без гел бергә. Аның белән сөйләшергә бик күңелле. Дәресләремне дә без әни белән әзерлибез. Мин һәрвакыт әнинең сүзен тыңларга тырышам. Әни... Нинди олы сүз! Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. Без аларга бары тик шатлык китереп, булышып торырга тиешбез! Безнең, яраткан балаларыңның, унышларына сөенеп, озак яшә, бәхетле бул, әнием!

Элина ХӘЛИТУЛЛИНА

Иң кирәк кеше

Минем әнием Гөлнара исемле. Бу исем төрки халыкларда “анар чәчәге” дигәнне белдерә. Ул шундый матур, аның зифа буе, кара чәчләре үзенә бик килешеп тора. Әле ул бик уңган. Нинди генә эш эшләми әни куллары! Тәмле итеп ашарга да пешерә, мине дә тәрбияли. Минем әнием төрле һөнәрләргә дә оста: матур тортлар ясый, мине дә милли ризыклар пешерергә өйрәтә. Әле ул мине скрипкада уйнарга өйрәнергә йөртә. Менә шундый әнием булганга, мин бик бәхетле. Мин аны бик яратам. 

Аделия ӘМИНОВА

Әнием

Әни! Нинди ягымлы да сүз ул!  Әни өйгә килеп керү белән, өй яктырып китә. Әни үзенең карашы белән безне һәр яктан саклый һәм яклый кебек. Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын була. Мин әниемне бик нык яратам. Аның исеме — Әлмира. Бүгенге көндә медицина өлкәсендә эшли. Ул бөтен эшкә дә җитез. Әнием безне тырыш булырга, яхшы укырга, ялкауланмаска өйрәтә. Эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, ди ул. Әнием миңа дәрес әзерләргә дә булыша.  Әни, син безгә бик кирәк, гел шулай матур булып кал!

Альбина ИБӘТУЛЛИНА

Минем кадерлем

Әнием Гүзәл исемле. Бу исем төрки халыкларда популяр, ул матур дигәнне аңлата. Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Әнием -  минем иң кадерле кешем. Ул, кояш кебек, өебезне яктырта. Исеме дә җисеменә туры килә шул. Әнием чәчәк кебек матур. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыган. Эштән кайткач, әнием миңа булышырга да вакыт таба. Ул безне тәмле ашлар белән сыйлый. Шат күңелле әниемне мин бик яратам.

Юлиана ЧАРУЛЛИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума