#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндә татар яшьләре форумы гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

48-6“Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасының 20 еллыгы уңаеннан, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Бөтендөнья татар Конгрессы, “Ягода плюс”, “Гурман” оешмалары, Даниял Абушахмин матди ярдәме белән 15-17 ноябрь көннәрендә Төмәндә татар яшьләре форумы үтте. Аны “Яшь буын” оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең яшьләре белән оештырды. Беренче көнне делегатлар белән очрашу-танышулар шәһәр татар мәдәният үзәгендә булды, аннары алар Төмән буенча экскурсия ясап, этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә, Ямбай авылы музеенда кунакта булдылар.

Форумда

Икенче көнне Мәскәү, Казан, Пермь, Омск, Чиләбе, Урай, Екатеринбург, Сургут, Тубыл шәһәрләреннән килгән галим-галимәләр, актив яшьләр, җирле иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, милләтебезнең киләчәген кайгыртучы якташларыбыз шәһәрнең “Тимерюлчы” мәдәният йортына җыелдылар. Аларны Фәрид Корманов һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алена Шакирова җылы сәламләп, нәтиҗәле эш көне теләделәр. Аннары Казаннан килгән абруйлы галимнәр – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татарлар этногенезы, ә физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының милли мәгариф буенча дәүләт советы эксперты Марат Лотфуллин хәзерге шартларда милли мәгариф турында сөйләделәр. Политолог Руслан Айсин татар халкының цивилизациядәге роле һәм урыны турындагы сорауларга җавап бирде. Мәскәү кунагы, эшмәкәр “iPro.Show” компаниясен оештыручы Азат Галямшин проектлы чараларны оештыруның гади кагыйдәләре белән якыннан таныштырды. Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге белгече Зөлфия Ибләминова үзәкнең уңышлы һәм иң яхшы дип саналган проектлары, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских себер татарлары тарихын һәм туган якны өйрәнү буенча тупланган тәҗрибәләре белән бүлештеләр. 48-8Педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев һәм Ялутор районы, Яңа Атъял урта мәктәбе директоры Фәридә Исхакова кунакларны өлкәдә этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә татар теле нинди дәрәҗәдә укытылуы турында сөйләделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова нинди проектлар белән эшләгәннәрен барлап: “Безгә Сабантуйлар,”Чәк-чәк бәйрәме”, “Татар кызы” кебек чаралар гына уздырулар җитте инде. Туган телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклап калыр өчен, үзебезгә яшьләрне тартырга, кызыксындыра алырга кирәк. Ә моның өчен замана таләп иткән яңа чаралар уйларга, аларны отышлы үткәрер өчен яңа ысуллар, күбрәк яңа техник чаралары кулланырга кирәк. Без 8 ел дәвамында 20гә якын проектны ике телдә әзерләдек, алыгыз, кулланыгыз”, - дип, форум кунакларына чараларны тормышка ашыру буенча методик җыентыклар өләште. Ахырда: “Форум резолюциясенә тәкъдимнәр, төзәтмәләр кертеп кабул итәргә”, - дигән тәкъдим тавышка куелды. “Яшен” Екатеринбург шәһәре һәм Свердловск өлкәсе татар яшьләре оешмасы рәисе урынбасары Әсхәт Гыйниятов узган чарага нәтиҗә ясап: “Форум иң яхшы тәэсирләр калдырды, регионнар арасында тәҗрибә алмашу бурычын үтәде, алга таба эшкә җайлаштырды, мәгълүмати яктан яктыртты һәм тагын бер кат туган мәдәнияткә гашыйк булырга мәҗбүр итте!”, - диде.

Татар мәдәният үзәгендә

Форумнан соң кунаклар махсус автобуска утырып, шәһәр татар мәдәният үзәгенә, “Яшь буын” оешмасының 20 еллыгына багышланган тантана кичәсенә юл алдылар. Биредә аларны җыр-бию, ачык йөз, ризык тулы мул өстәлләр белән каршыладылар. Чараны матур итеп ике телдә үзәк хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин алып бардылар. Алар сәхнәгә әлеге оешмага нигез салучы - филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, оешма эшен дәвам иттергән Наилә Әхтәмова белән Юлия Касыймованы чакырып, беренче адымнары, актив әгъзалары турында кызыксындылар. 48-7Алар чыгышларында бүгенге көндә “Яшь буын” оешмасын лаеклы рәвештә җитәкләүче Фәрид Кормановка рәхмәтләрен белдерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр. Юбилярларны котларга килүчеләр саны бик күп булды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән татар мәдәният үзәге хезмәткәре Гөлнур Заһидуллинага, җырчы Гөлфия Левкова (Ялутор шәһәре), Ялутор районы, Сәел мәдәният йорты җитәкчесе Марат Калин, “Сәел нурлары”, “Шаян туй” ансамбльләренә Рәхмәт хатлары, ә эшмәкәр Нуретдин Ибраһимовка “Халыкара Берлеге” медален тапшырды. Өлкә Думасы депутатлары Иван Левченко һәм Юрий Юхневич Коммунистлар партиясе исеменнән музыка аппаратурасы бүләк иттеләр. Һәр чыгыш татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары, “Яшь буын” оешмасының алыштыргысыз җырчыларының матур чыгышлары белән бизәлеп барды. Фәрид Зәки улы үзе дә берничә моңлы җыр башкарды һәм җитәкләгән “Сәел нурлары” ансамблен дә тамашачыларга тәкъдим итте. Ул үзенең актив ярдәмчеләре, фикердәшләре, теләктәшләренә оешма исеменнән Рәхмәт хатлары өләште. Чара оешкан рәвештә, бик күңелле узды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836